Үтәмештәге мәчет турында безгә авыл имамы Рамил хәзрәт Камалов сөйләде
Мәчеткә беренче көннән үк мулла итеп Минушев Халит Хәлилрахман улын билгеләп куйганнар
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”).
– Үтәмеш мәчетенең хәзергесе 1997 елда төзелгән. Әлеге игелекле эшне оештыруда авыл халкы, биредә туып-үсеп, читтә яшәүче кешеләр, Харис Ибраһимов, Харис Камалиев, шул чактагы “Алга” колхозы җитәкчесе Хафиз Измайлов зур ярдәм күрсәткән, – ди Рамил Җәүдәт улы. – Мәчеткә беренче көннән үк мулла итеп Минушев Халит Хәлилрахман улын билгеләп куйганнар. Ул дин гыйлемен яңадан үзләштереп, авылда дини йолаларны үтәү хезмәтен башкарды. Үземә килгәндә, язмышмы, белмим, сынаумы, чирләп киткәч, дәва эзләп Аллаһка ялвардым. Шуннан соң Буада гыйлем алдым. Ислам динен кабул итүемнең тарихы шулайрак булды. Авыл мәчетенә аңа кадәр дә намазлар укырга йөри идем. Халит хәзрәт булмаганда, азаннар да әйттем. Аның вафатыннан соң мине мәчеткә имам итеп билгеләделәр. Мәчетебез, шөкер, әйбәт кенә эшләп килә. Җомга намазына төрле яшьтәге унлап кеше килә.
Рамил хәзрәт әйтүенчә, 2017 елда мәчетнең 20 еллыгы билгеләп үтелгән. Әлеге чарада Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы авыл халкы өчен зур сөенеч, истә калырлык вакыйга булган.
– Мәчетне яңарттык. Аны төзекләндерүдә Бакырчы җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов, эшкуар Фирдус Салихов бик нык ярдәм итте. “Бакырчы” авыл хуҗалыгы җитәкчелеге кышын мәчетнең тирә-ягын трактор белән кардан чистартуны кайгыртып тора. Һәркайсына рәхмәт. Мәчет ишеге тәүлек әйләнәсе ачык. Теләге булган кеше килә ала, – дип уртаклаша Рамил хәзрәт.
Рәзидә һәм Нияз Исхаковлар авторлыгында бастырылган “Үтәмеш” китабындагы мәгълүматлар буенча, Үтәмештә беренче мәчет – 1838 елда, икенче мәчет 1901 елның 25 июлендә эшли башлаган. Икенче мәчет ачылгач, авыл ике мәхәлләгә бүленгән. “1883 елда Үтәмештә мәчет каршында мәктәп ачылды” дигән рәсми хәбәрнең булуы билгеле. Үтәмешнең ике мәчете дә мәһабәт күренешле булган! Ике мәчетнең дә биналары намаз уку өчен бер бүлмәле итеп эшләнгән. Һәр мәчет өстендә биек корылма – манара, кыйбла ягында михраб урнашкан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев