Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Торакны ничек сакларга

Янгыннар зур матди зыян китерә һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүенә, хәтта гомере өзелүгә дә сәбәпче булырга мөмкин.

Дәүләт янгын кү­зә­т­челеге хез­мәт­кәр­­­ләре әйтүенчә, мо­ның еш кына төп сә­бәбе – ян­гынның соң ачык­ла­нуы һәм ут сүнде­рү җай­лан­ма­ларының булмавы. Белгечләр автоном төтен хәбәр­иткечләр урнаштырырга һәм өйдә, фатирда, гаражда, автомобильдә һичшиксез ут сүндергеч булдырырга тәкъдим итә.

– Торак биналар өчен ут сүндергечләрнең ике төрен – электр приборлары һәм электр үткәргечләр өчен – углекислоталы, ә җиһазлар, агач һәм башка материаллар өчен универсаль порошок­лы ут сүндергечләр куллану бик кулай. Һәр катта кимендә ике ут сүндергеч булдыру киңәш ителә: берсе аш-су бүлмәсендә, икенчесе – электр щиты янында. Аларны җылылык чыгу әйберләреннән һәм туры кояш нурларыннан ерактарак, әмма җиңел генә алып була торган урында сакларга кирәк. Шуны истә тоту мөһим: ут-күзне сүндергеч янгынның башлангыч стадиясендә генә нәтиҗәле, шуңа күрә куллану инструкциясен алдан ук өйрәнергә кирәк.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны номерлары: 01, 101, 112.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз – иминлегегез үз кулыгызда, – дип мөрәҗәгать итә район халкына дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев