Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышында барысы да яхшы

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”). Сәламәтлек ­саклау ­ветераны Вера ­Горланова 35 ел ­балалар ­поликлиникасы консультациясендә ­патронаж шәфкать ­туташы булып эшләгән.

Вера Михайловна үзе хакында сөйләвен туган көненнән башлый.

– 1938 елның 29 нояб­рендә Никольский Кырлангысы авылында туганмын, изгеләндерүче Николай Чудотворец Мирликийский хөрмәтенә төзелгән чиркәү Буа юлында әлегә кадәр бар, – дип төгәллек кертә әңгәмәдәшем. – Без­нең Коноваловлар гаи­ләсе – күп балалы. Әти-әнигә без 9 бала идек. Балачагым авыр булды. Әти сугышта катнашты, 1945 елның октябрендә кайтты. Әнине без күрмәдек тә диярлек. Көндез эшкә киткәндә кечкенәбез Ваняны мичкә бәйләп куя да, безгә: “Энекәшегезне сак­лагыз”, – дип әйтеп калдыра иде. Ә төнлә белән ул йә утынга, йә печәнгә дип чыгып китте. Ике гаиләгә бер сыер бар иде. Бер көн – без, бер көн башка гаилә сау­ды. Үземнең дә сарыклар сауганымны хәтерлим. Бармаклар кечкенә, кыен иде. Дәүләткә брынзага 100 грамм сарык сөте тапшырырга кирәк булды. Йомырка да, йон да, сөт тә тапшырдык. Ә сугыштан соңгы елларны искә дә төшерәсе килми – ачлык-ялангачлык. Кечеткән, кузгалак җыйдык, кишер утадык, сөртеп ала идек тә, ашый идек... Шулай да киләчәгебез яхшы буласына ышандык.

Вера Михайловна Кырлангыда җидееллыкны тәмамлаган һәм, күпчелек яшьләр кебек, Буадагы медицина училищесына укырга кергән.          

– Бездән шәһәргә кадәр 15 чакрым иде. Бергә җыелып җәяү йөрдек, – дип дәвам итә ул. – Җәен колхозда комбайнда, ындыр табагында эшләдем, печән өстендә үлән әзерләдем. 1956 елда юллама буенча Чүпрәле районына киттем, ул вакытта трахома һәм дифтерия иде, без шушы чирләр белән көрәштек. Өч ел эшләгәннән соң кайттым һәм Кушкуйда медпунктта эшли башладым. Анда җирлектәге егеткә – Викентий Тимофеевичка кияүгә чыктым. Тора-бара Тәтешкә күчендек. Мине Долгая Полянага, балалар йортына, шәфкать туташы итеп җибәрделәр. Аннары поликлиниканың балалар патронаж шәфкать туташы итеп билгеләделәр. Биредә мин пенсиягә чыкканчы – 1997 елның 2 августына кадәр эшләдем.    

Балалар күп иде: 1962 елда участокта 3 яшькә ка­дәр­ге 200 сабыйны күзәтеп-карап тордык. Аларның барысын да тикшердек, әниләргә ярдәм иттек, ничек юындырырга, ничек итеп төрергә кирәклеген, барысын да күрсәттек. Участокта салкында да, яңгырда да эшләдек. Асфальт юк, шәһәрдә карны чистартмый­лар иде – кышын билдән кар, язын тездән су була иде...  
Хезмәт ветераны балалар консультациясе коллективын хөрмәт сүзләре белән искә ала. Барысы да мәрхәмәтле һәм игътибарлы кешеләр булганнар.  

– Күпләр белән янь-янәшә эшләдем: Розалина Закировна Солтанова – минем участок табибы, Александра Дмит­риевна Черкашина, Софья Михайловна Соколова, Маргарита Владимировна Долгова, Татьяна Анатольевна Тимофеева һәм башка барысы-барысы да – белемлеләр, югары квалификациялеләр. 

Тормышымда барысы да яхшы. Кызымның – ике кыз, улымның – улы бар. Кызым – педагог, Яшел Үзәндә эшли, улым – программист, Тольяттида яши. Кайтып йөриләр, хәлемне белеп торалар, әлегә онытмыйлар, – ди Вера Михайловна, шаяртулы елмаеп.     
Тәтешле ханым балаларын ярату һәм аларга ярдәм итәргә теләве, әле тагын барысы да яхшы булачагына ышану, күтәренке рухта булу тормышында иң мөһиме, дип саный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев