Реклама
Җәмгыять
Транспорт министрлыгы электросамокат хуҗаларына штраф кертергә тәкъдим итте
(Тәтеш, 4 июль, «Тәтеш таңнары»).
Административ хокук бозулар кодексына электросамокат хуҗалары өчен штраф турында пункт кертелергә мөмкин. Россиянең Транспорт министрлыгы аларны машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән бер дәрәҗәгә куярга тәкъдим итә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Хәзер ведомствода бу төзәтмәләрне кертү мәсьәләсе карала. Басма чыганагы аңлатканча, бу яңалык буенча шәхси мобильлек чаралары хуҗаларын юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучы дип карарга мөмкин була. Үз чиратында, бу аларга тизлек арттырган яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән котылырга мөмкинлек бирмәячәк.
Юристлар ассоциациясе вәкиле Шамил Солтанов әйткәнчә, шәхси мобильлек чаралары хуҗалары өчен штраф автомобиль хуҗалары өчен каралган штрафн белән бердәй булырга тиеш. Мәсәлән, тизлекне ике тапкыр арттырган өчен электросамокатчыларга 5 мең сумга кадәр штраф түләттерергә кирәк, дип яза «Татар-информ».
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/transport-ministrlygy-elektrosamokat-xualaryna-straf-kerterga-takdim-itte-5873212
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев