Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш егете кунакчыллык күрсәтмәгән

Кем төннәрен кунакка йөри... шул уйламый эш итә.

Март аеның бер җомгасында төн уртасы җиткәндә полициянең дежур бүлегендә телефон шалтырый, борчулы хатын-кыз тавышы үзенә үтерү белән янауларын хәбәр итә.
Утыз өч яшьлек тәтешле ханым бу вакытта танышында кунакта була. Егет, ул аңардан биш яшькә кече, хатынның яңагына сугып җибәрә һәм хәтта аш бүлмәсендәге зур пычакка ябыша, өстәвенә, беркетмә теле белән әйткәндә, көчлим дигән ниятен белдерә.
Тәртип сакчылары вакытында килеп өлгерәләр.
Нәтиҗә: һәрвакытта да башта уйларга кирәк, кемгә кунакка барырга, ә кемгә - юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X