Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш кырларыннан хәбәрләр

"Авангардр" ҖЧҖда көзге кыр эшләре төгәлләнү алдында.

Урып-җыю нәтиҗәләре буенча 5209 тонна иген җыеп алынган. Көзге бодайның уртача уңдырышлылыгы гектардан 34,1 центнер тәшкил итә, сабан бодае - 26,5, арпа - 36.
Көзге бодай чәчү һәм туңга сөрү тулы көчкә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Виктор Абрамов әйтүенчә, механизаторларның кайсын да булса берсен аерып әйтү авыр, барысы да яхшы эшлиләр.
Хәзерге вакытта чәчүдә өч агрегат эшли, шундый ук санда тракторлар төнге вакытта җир сукалыйлар. Планда - 1272 гектарда туфрак эшкәртү. 667 гектар мәйданда көзге бодай чәчү төгәлләнгән.
Җир пайлары өчен җитәкчелек халык белән тулысынча исәп-хисап ясаган. Авыл кешеләренең төп өлеше хезмәт хакына ашлык алган, кемнәргә ул кирәкмәгән - акчалата түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев