Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш район кырларда эш тынып тормый

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, 45 615 гектар мәйданда ашлык суктырылган, сугып алынган иген 100 775 тонна тәшкил иткән, уңдырышлылык, бөртеккә кукурузны исәпкә алып, гектардан – 22 центнер.

(Тәтеш, 10 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш игенчеләре соңгы елларда респуб­ликада беренче өчлектә булып, алдынгылыкны нык тота. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, 45 615 гектар мәйданда ашлык суктырылган, сугып алынган иген 100 775 тонна тәшкил иткән, уңдырышлылык, бөртеккә кукурузны исәпкә алып, гектардан – 22 центнер. “Колос” аграрийларының уңыш буенча иң югары күрсәткеч – гектардан 43,7 центнер, “Р. Г. Сафиуллова” КФХның – 38,1 һәм “Бакырчы”ның – 37,5 центнер. Бу хуҗалыкларда орлык материалына, минераль ашламаларга, үсемлекләрне комплекс­лы саклауга, заманча югары технологияле техниканы куллануга зур игътибар бүлеп бирелә. Хезмәткәрләрне матди кызыксындыру да, югары хезмәт хакы да эшләр өчен яхшы этәргеч булып тора.

Басуларда эш тынып тормый – югары табышлы культура – шикәр чөгендерен алуның кызган чагы. “Колос” хезмәтчәннәре гектардан 500 центнер уңыш белән 40 мең тонна җыеп алынган тамыразыкларны илтеп тапшырырга да өлгерделәр. Район буенча бу сан уртача 422 центнер тәшкил итә – Татарстан Республикасында уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткеч.

Аграрийлар терлек­ләрне туклыклы кышлату турында да кайгыртканнар, бер шартлы малга 25 центнер тупас һәм сусыл азык әзерләнгән. Хәстәрле булуны кайгырткан терлекчеләрнең бер шартлы малга узган ­елдан калган тагын 13 азык берәмлеге бар.

Игенчеләр киләсе ел уңышы өчен 9524 тонна сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культуралар салганнар. Аларны эшкәртү бара, орлыкчылык инспекциясендә чәчү сыйфатларын тикшерү алып барыла.

Продукция җитеш­терүдә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең техник җиһазланышы зур роль уйный. Районның машина-трактор паркы ел саен яңа югары җитештерүчәнлекле техника белән тулылана. Быел хуҗалыклар югары куәтле  10 трактор, 7 ашлык җыю һәм 1 азык җыю комбайны, чәчү комплексы, 5 үзйөрешле сиптергеч, туфрак эшкәртү техникасы сатып алганнар. “Колос”, “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм “А. Р. Вәлиев” крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык киптерү комплекслары сатып алынган һәм ­урнаштырылган.
–     Агымдагы елда һава шартларының начар булуына карамастан, район үсемлекчеләре янә ­югарылыкта, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Җирләрне нәтиҗәле файдалану һәм игенчелек культурасын яхшырту буенча планлы эш алып барыла. Безнең алдынгы хуҗалыклар базасында район, зона, республика һәм төбәк дәрәҗәсендәге семинарлар үткәрелә. Күрсәтер нәрсәләребез, тупланган тәҗрибә бар, без алар белән бик теләп уртаклашабыз. Һәм бу рес­публика дәрәҗәсендә берничә тапкыр билгеләп үтелде. Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов авыл хуҗалыгы производствосы тармагында сизелерлек үзгәрешләрнең башлап йөрүчесе һәм алга этәрүчесе булып тора, ул аграрийларга гарантияле нәтиҗәгә оста итеп юнәлеш бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев