Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәрбиячеләргә, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм педагогия хезмәте ветераннарына мөрәҗәгать итә
27 сентябрь – Тәрбияче көне.
(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәрбиячеләргә, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм педагогия хезмәте ветераннарына мөрәҗәгать итә: “Сез – үзегезнең кечкенә шәкертләрегез өчен беренче остазлар. Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында аеруча да мөһим һәм җаваплы вакыт. Нәкъ тә менә шушы вакытларда аның холкына һәм сәламәтлегенә нигез салына, шәхес тәрбияләнә. Һәрбер сабыйның имин балачагы һәм киләчәк язмышы аны тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләрнең зирәклегеннән, баланың эчке дөньясына карата игътибарлы булудан бәйле.
Сезгә һөнәри осталык, күңел юмартлыгы, безнең балаларны яратуыгыз һәм кайгыртканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә җитешлеге телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев