Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы авыллары матурлансын дисәк...

Республика җирле үзидарә Советы әгъзалары әһәмиятле инициатива белән чыгыш ясадылар.

"Авыл җирлекләрендә үз­ара салым акчасын финанслаштыру программасы эшләгән вакыт эчендә (2013 тән 2016 елга кадәр) аңарда республиканың 815 җирлеге катнашты (гомуми санның 89 проценты), - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Совет рәисе Минсәгыйть Шаки­ров. - Россиядә әлеге программада Россия Федерациясенең 38 субъекты катнаша. Татарстан җирлекләренең катнашу өлеше иң югарысы - 78,3 процент. Татарстанлылар үз авылларын үстерүгә 122,3 миллион сум керткәннәр, башка субъектларның активлыгы - 7дән 1,3 процентка кадәр".
Утырышта үзара салым мәсьәләсе буенча халык референдум­ын уздыру вакытын елның беренче кварталыннан ноябрьгә күчерү максатчанлыгын тикшерделәр, төгәлрәге - ноябрьнең өченче якшәмбесенә. Советның бу тәкъдиме рес­публикадан бүлеп бирелгән акчаларны тиешенчә сарыф итү кирәклегеннән чыгып алынган. Ягъни мәсәлән, әгәр референдум ноябрьдә узса, ул чакта дәүләт ярдәме җирле үзидарәләр счетына I кварталда күчә, әгәр киләсе елның I-II кварталларында булса, ул вакытта финанслаштыру бары тик август-сентябрьдә генә булырга мөмкин, төзелеш сезоны ахырында.
Республика җирлек территорияләрен үстерү белән кызыксына, шуңа күрә дә муниципаль хакимиятнең коллегиаль органы тәкъдимнәрен аңлап кабул итәргә кирәк.
Программада катнашкан районыбыз җирлегендә яшәүчеләр нәтиҗәдән ка­нәгатьләр.
"Бик файдалы шартлар - һәрбер мең сумга дәүләт безгә тагын дүртне бүләк итә. Әле мондый финанс­лаштыру эшләгәндә, аңардан файдаланырга кирәк, - дип уртаклашты Урюм җирлеге башкарма комитеты секретаре Валентина Кудашова, безнең гәҗит хәбәрчеләре белән әңгәмә барышында. - Үзара салым акчасына Урюм, Богдашкино, Пролей-Каша, Ивановка авылларында зират коймалары, Кашка, Урюм һәм Богдашкинода - юллар ремонтланды, Пролей-Кашада акча кое төзелешенә китте, Богдашкинода - күперне ремонтлауга.
Алга таба да шушы юнә­лештә эшләячәкбез. Безнең торак пунктларны төзекләндерү - авыл халкының үз эше, ә акча һәрвакытта да җитми".
"Файдалы тәкъдим - референдум оештырырга һәм акча җыюны быелдан башларга, - дип хуплады сөйләшүне Килдеш җирлеге башлыгы Виктор Исаев. - Бу җәйге чорда ниятләгән эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Халык белән сөйләшәчәкбез, барлык объектлар матур күренсен, зиратлар коймалап алынсын, чишмәләр төзекләндерелсен, авыл юллары тигез булсын һәм анда тормыш туктап калмасын өчен үзебездән башка аны тагын кем кайгыртсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев