Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Олы Шәмәк авылындагы бинага капиталь ремонт тәмамлану алдында

Олы Шәмәктә яхшы бина исәбе тагын бергә артты.

"Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау" яңа программасы буенча безнең районга республика бюджетыннын бүлеп бирелгән акча ярдәмендә ике җирле үзидарәдә административ биналар яңартылачак. Олы Шәмәктә эшләр төгәлләнү алдында. "Надежда" ҖЧҖ бригадасы авыл җирлегенең иске бинасын сайдинг белән тышлады, түбәсен алыштырды, кабинетларда эчке бизәү эшләре алып барыла. "Апрель башында эшли башладылар, - дип сөйли җирлек башлыгы Иван Матюшин. - Сыйфаты безгә ошый, төзүчеләр дә безнең тәкъдимнәрне игътибарга алалар. Ремонт 90 процентта үтәлде инде. Керү юлындагы болдырны һәм ишекләрне, җылылыкны ясыйсы, идәннәргә линолеум җәясе, стеналарны буйыйсы калды".
Программа буенча бу хезмәтләрнең барсы да мәҗбүри эшләр исемлегенә кертелгән. Күптәннән хыялланган сантехника да урнаштырылган. Хәзер инде җирлек башлыгы су кертү һәм канализация мәсьәләләрен ничек хәл итәргә кирәклеге хакында баш вата. "Надежда"ның икенче объекты Зур Әтрәч җирлеге җитәкчелеге административ бинасы булачак, анда аларны көтәләр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X