Сәгать әле сигез дә юк, ә шәһәрлеләр инде 2590нчы сайлау участогы урнашкан Тәтештәге 1нче урта мәктәп янына җыелганнар.
"Беренчеләр рәтендә тавыш бирер өчен иртәрәк килдем, - дип бүлешә Сардар Сафиуллин. Бүген мин бер тәүлеккә кизү торырга барам, эшкә өлгерергә кирәк".
"Ә мин һәрвакыт иртәдән йөрим, башта тавыш бирүне үземнең бурычым дип саныйм, аннары инде йорт эшләре белән шөгыльләнәчәкмен", - ди Нина Россева.
Ашыкмый гына ирле-хатынлы Нина һәм Николай Солодовниковлар киләләр, алар үзләренең күпьеллык педагогия стажлары белән әллә ничә буын тәтешлеләргә тирән белем бирделәр.
"Сайлауларга баруны үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз, кандидатларны билгеләдек, үзебезнең киләчәкне зирәк кешеләргә ышанып тапшырабыз, алар безнең өметне аклар һәм тормышыбызны тагын да яхшы якка үзгәртә торган законнар кабул итәргә тырышырлар дип уйлыйбыз", - диделәр алар күтәренке рухта.
Нет комментариев