Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районы Сөендек авылында гражданнар җыелышы булды
Барганда юлларның кардан киң итеп чистартылуына игътибар иттек, авыл эчендәгеләр дә сыйфаты буенча аерылмый.
Мәктәпнең чара үтә торган зур булмаган коридоры туган якларының бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынган башчылылар, сөендеклеләр белән тулы иде.
"Узыгыз, утырыгыз, менә Башчыда яңа мәдәният йорты төзелгәч, ул чакта урын һәркемгә дә җитәрлек булачак", - дип кунакчыл чакыралар районнан килгән вәкилләрне авыл кешеләре. Җирлек башлыгы Хафиз Измайлов та моны раслады: "Җәйне көтеп тормыйча, төзүчеләр бу айда ук инде эшкә керешәчәкләр".
Аның үткән елга отчеты барышында, анда шактый гына уңай мизгелләр яңгырады, халыкны борчыган мәсьәләләр дә каралды.
Ул йорт хуҗалыкларында никадәр техника барлыгын әйткәннән соң, район башлыгы урынбасары Евгений Курков болай дип билгеләп үтте: "Барыбызга да күренгәнчә, халык начар яшәми, узган елда кредитлар бары тик 1 миллион 260 мең сумлык кына алынган. Авыл кешеләре өчен программа эшләгәндә алардан файдаланырга кирәк, чөнки Хөкүмәт акчаны нәкъ сезнең өчен бүлеп бирә дә бит инде".
Халыкны авылларда Сбербанк бүлеге булмавы борчый. "Карт кеше акча алыр өчен Тәтешкә бара аламы инде, аңа шулай ук карточка белән эшләве дә кыен", - дигән тавыш яңгырады залдан. Евгений Гаврилович моңа бик тиз җавап бирде: "Шушы айдан райондагы һәрбер җирлек территориясендә сезгә уңайлы булсын өчен нотариаль эшләр яңадан башлап җибәрелә. Документларны урында рәсмиләштерегез".
Балаларны йөртә торган салкын автобусны җылыга алыштыру мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Шулай ук юлларны, су үткәргечне ремонтлау, тулаем территорияләрне төзекләндерү турында да сөйләшү булды.
Халык авылдагы кыр-басуларның буш ятмавын уңыш елмаюга тиң дип саный - игеннәр гөрләп үсә, көзен шикәр чөгендере өемнәре барлыкка килә, хатын-кызлар фермага савымга ашыга. "Р. Г. Сафиуллова" КФХ биредә инде ун ел нәтиҗәле эшли, анда 38 кеше хезмәт куя, сезонга карап өстәмә кадрлар җәлеп ителә. Өстәвенә эшчәннәрнең айлык хезмәт хакы уртача 28 мең сум тәшкил итә.
Район башлыгы урынбасары уннарча ел элек фермада бер сыердан савылган сөт 1 килограмм җиде йөз грамм тәшкил итүен, бүгенгә - 17 килограмм, ә үткән ел бер башка уртача сөт савымы 6900 килограмм булуын искә төшереп үтте.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры Илсур Мөхәммәтҗанов 2016 елда җитештерелгән продукцияне сатудан алынган акчалата керем 202 миллион сум тәшкил итә, продукциянең артымы - 33 процент, дигән мәгълүматны җиткерде. Ә хуҗалык вакытында түләп барган барлык салымнар район, республика казнасына керә бит.
Җитәкче Римма Сафиуллова авыл халкына һәрвакыт ярдәм итә. Аның булышлыгында авыллардагы юллар даими чистартыла, җәй вакытларында үләннәр чабыла, төрле чараларда хәйрия ярдәме күрсәтелә.
"Безнең ниятләр һәм проблемаларны аңлап кабул иткәнегезгә сөенәбез, - диде җирлек башлыгы Хафиз Измайлов. - Ләкин сез дә КФХ тәэмин иткән суны файдаланганлыкка түләргә онытмагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул якташларына.
Сөендек клубы директоры Люция Хәлиулловага һәм әйдәп баручы китапханәче Гүзәл Шәйхиевага район башлыгы Рәхмәтләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе алдынгыларына Рәхмәтләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев