Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы талантлы кешеләргә бай

Бессоноволылар бер атна элек урюмлыларда кунакта булдылар.

Җыр сөюче Урюм халкын нәрсә белән гаҗәпләндереп булыр кебек иде. Җирле сәхнәдә алар ни генә күрмәделәр. Әмма клубка йөрергә, концертларны, бәйрәмнәрне, хәтта җые­лышларны да яраталар. Ә инде күршеләренең нәрсәгә осталык­ларын каравы икеләтә кызыклы булды - алар иҗат отчеты буенча пар килгәннәр икән.
Бессоноволылар да дулкынландылар: сәхнә дә зур, иҗат буенча көндәш­ләр дә көчле. Туган авылыңны да уңайсыз хәлдә калдырасың килми.
Концерт программасының исемен дә белеп сайлаганнар - "Туган илем, күз нурым". Чөнки авыл халкы өчен туган ягыннан да аңлаешлырак һәм якынрак тагын нәрсә бар, туып-үскән йорты, юл буенда үскән зифа каеннар, үзебезнең Россия өчен горурлык хисләре кемнең генә йөрәк түрендә сакланмый икән. Безнең тарихыбыз гына түгел, киләчәгебез дә уртак. "Рябинушка" фольклор ансамбле, аның составында авылдан чык­кан һәм бүгенге көндә шунда яшәүчеләр дә бар, матур җырлары белән сок­ландырды.
Сәхнәдән яңгыраган "ба-ры тик - бөтенесен дә кичерегез, тынычлыкта яшәгез, игелек кылыгыз...", - дигән сүзләр аеруча да мөһим һәм һәркем өчен фатиха кебек булды.
Артта утыручыларның соклануларын ишетәм: костюмнары нинди матур, ничек яхшы җырлыйлар! Ансамбль репертуарында дистәләгән җыр бар иде, әмма аларның һәркайсы беренче тапкыр яңгырагандай кабул ителде. Тамашачылар рус, татар, чуаш, мордва җырларын бер дәрәҗәдә җылы кабул иттеләр. Билгеле булганча, җыр­ның милләте юк бит аның, җырчының йөрәк түреннән чык­канлыктан, ул һәркемгә аңлаешлы. Һәм һәрвакыт ишетеп үскән көйләрне тыңлавы рәхәт тә, күңелгә дә якын. Көчле алкышлар һәм "Афәрин!" диюләр шуны раслыйлар. Ялгыз һәм парлап җырлаучылар да, башкару осталык­лары өстенә, сәхнәдә үзләрен тота белүләре, сөйкемлелекләре белән сокландыр­дылар. Даша Лакеева "Татарстан" шигырен концерт программасы идеясенә туры китереп сөйләде һәм кунакчыл урюмлылар хезмәт ветераны Елена Фоминаның сугыш чоры буынына багышлап язган шигырьләрен озакка сузылган алкышлар белән бәяләделәр.
Концерт программасы бер тын алуда диярлек узып китте, "Россия исән" җыры белән тәмамланды: "Әле без яшәгәндә, Россия яшәр. Без аны якладык һәм яклаячакбыз. Аны бездән беркем дә тартып ала алмаячак".
Җырлар һәм пироглар белән каршыладылар
Хуҗалар турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Авыл мәдәният йорты ишеген ачып кергән һәркем көтелмәгән күренештән бер мизгелгә туктап калды. "Умарина" кунакларны икмәк-тоз һәм күңелле җырлары белән каршылады. Халык иҗатының бай күргәзмәсе чәчәкле болынны хәтерләтте. Әйберләрнең исәбе-саны юк - барсы да искитмәле матур һәм алардан башкаручыларның күңел җылылары сизелеп тора сыман. Вера Боткинаның бәйләгән әйберләре, Екатерина Краснованың чигешләре, Зоя Казакованың чигүле сөлгеләре ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Богдашкино, Урюм мәктәпләре балаларының, Урюм, Кашка, Ивановкада яшәүчеләрнең эшләнмәләре дә биредә урын алган. 2нче сыйныфта укучы Олеся Барыкина инде имән чикләвегеннән искитмәле тылсымнар ясый. Ә 78 яшьлек Валентина Маранцева чигү белән шөгыльләнә һәм шул матурлыкны якыннары белән уртаклаша икән. Хуҗалар барсын да тиешенчә уйлаганнар. Стендтагы йөзләрдә һәм фактларда - авылның бай тарихы. Экскурсовод Геннадий Карабаев - туган як тарихы буенча белгеч. Аның сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлый-тыңлый, шул вакыйгаларда үзеңне дә катнашкан итеп тоясың. Кул эшләре һәм сәнгать әсәрләренең ничек барлыкка килүен дә биредә үк күрергә мөмкин. Валентина Кудашова (бәйләү), Татьяна Демина (курчаклар, сувенирлар), Алексей Долгов (кәрзиннәр үрү) мастер-класслар күрсәттеләр, ә "Умарина"ның беренче составы - Раиса һәм Антонина Кильгановалар, Екатерина Горбунова, Галина Курковалар гармунчы Александр Косовка кушылып һәркемнең күңеленә хуш килгән җырларны башкардылар, бер үк вакытта йон эрләделәр, оекбашлар бәйләделәр. Милли ризыклар белән тулы өстәл хуҗаларның җитешлеген һәм кунакчыллыгын дәлилләде. Бөтенесен дә язып бетереп булмый, ә менә шуларны күргән һәм ишеткән кешеләр барсы да сокландылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев