Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында профилактик “Тоннель” операциясе узды

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә журналистлар да юлдагы хәрәкәтләрне күзәттеләр. Тәтешкә 200 ел урамында мәчет тык­рыгында зур җанлылык.

Хәрәкәт көчле, шулай да бөтен транспорт стандарт тикшерү уза. Юл-патруль хезмәте инспекторлары документларны, ОСАГО иминият полисына кадәр (ике шоферда ул юк иде) тикшерәләр. Багажникларны да карыйлар.
"Мине бүген тикшерделәр инде, хәтта беркетмә дә тутырдылар, җибәрсәгез иде, ашыгабыз", - дип үтенә, район авыллары буйлап иске түшәкләр эзләп йөрүче, башка шәһәр номерлы автомашина шоферы. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең хәбәрләр белән тәэмин итү төркеме инспекторы Николай Лабутин мәгълүматлар базасын ачты һәм аның вакытында түләнмәгән штрафы барлыгын белде.
Менә номеры да укылмаслык машина: шофер, һава торышына сылтап, шунда ук аны чүпрәк белән сөртеп алды.
Кыска гына вакыт эчендә полицейскийлар күзенә балалар өчен утыргычы булмаган ике һәм каеш­ларын эләктермәгән өч кагыйдә бозучы чалынды.
- Биредә юл-патруль хезмәте экипажы тора дип белмәдем, - дип аклана, үзенең иминлеге хакында уйларга тиешле ваемсыз шофер. Тикшерү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре нәрсәгә игътибар итәләр соң: документларның булуына һәм аларның гамәлдә билгеләнгән вакытка ярашлыкларына; балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә йөртүгә; автомобильнең техник төзеклегенә яки төзексезлегенә; иминлек каешларына, караңгылатылган пыялаларга, түләнмәгән штрафларга; тыелган әйберләр ташуга; аптечканың, сертификацияләнгән ут сүндергеч булуына - кыскасы, барсына да.
- Нигездә тәтешлеләргә бөр төрле кагыйдә бозу хас - ул иминлек каешларын һәм балаларны махсус утыргычларда йөртүне санга сукмау, - дип нәтиҗә чыгарды ЮХИДИ начальнигы Рәмис Фаризов.
- Ни өчен законны үтәмәскә? Каешны эләктермичә яки балаларны утыргычсыз йөртеп, без кемне алдыйбыз? Иртән телевизордан ишеттем 10 елда юлларда 350 мең кеше һәлак булган. Коточкыч бит бу, бер шәһәр дигән сүз, - безне редакциягә кадәр илтеп куярга ризалашкан 60 яшьлек Викторны тыңлыйбыз. - Теләсә нинди юл-транспорт фаҗигасе - ул кайгы, борчу. Язылган кагыйдәләрне үтәргә кирәк, һәм шул вакытта гына юллар хәерле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев