Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районының полиция бүлегенә “Студентлар десанты” төште
Шәһәр мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар Бөтенроссия акциясе кысаларында полицейскилар белән очраштылар.
Экскурсияне шәхси состав белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе Андрей Фомин алып барды. Бүлек белән танышуны егет-кызлар дежур частьтән башладылар, хокук бозучыларны вакытлыча тоту изоляторында, аннары эксперт-криминалчы янында булдылар. Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Владимир Краюшкин Тәтеш полициясе тарихы турында сөйләде һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Шул арада бер төркем егетләр заманча коралны кызыксынып өйрәнделәр. Берәүләре бронежелет, каска киеп карадылар, башкалары кулларына автомат һәм пистолет тоткан килеш рәсемгә төшү мизгелләрен кулдан ычкындырмадылар. Ә кызларны корал җәлеп итмәде.
"Язмышыгызны полициядә эшләү белән бәйлисегез килмиме?" - дип сорыйм.
"Без инде нинди белгечлек алуны хәл иттек. Мин, мәсәлән, медицинага барам, ә дус кызым юрист булырга тели", - диде арадан берсе.
Тикшерү бүлеге начальнигы Александр Фунтов хезмәт барышында килеп чыккан төрле хәлләр белән уртаклашты, белгеч нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм кирәкле белемне кайда алырга мөмкин булуы турында сөйләде. "Безнең белән очрашмавың хәерле, хокук бозуларга юл куймагыз, - бу сүзләрнең җитдилеген ул дәлилләр белән раслады: - Тикшерүче эшенең ахыргы нәтиҗәсе: эш судка тапшырыла, кеше хөкем карары ала, үз чиратында, мәсәлән, ул эшкә урнашканда тәэсир итә".
Полиция ветераны Сергей Сумбаев районның эчке эшләр органнарында эшләве белән горурлануын ассызыклап, хезмәт иткән еллары хакында искә алды. "Мөһим һәм кирәкле хезмәт, күңелсез булса да, зарури. Сезнең алдыгызда хәзер тормышның барлык ишекләре ачык, ләкин бары тик берсенә генә керәчәксез, ялгышмагыз, - диде ул яшьләргә. - Сезнең сайлавыгыз төпле булырга тиеш".
Сәяхәтчеләр Андрей Фоминнан хокук бозучыларны гына тоткарлап калмыйча, шулай ук кайбер җинаятьләрне туктатып калучы ирекле халык дружиналарының файдасы хакында белделәр. Баксаң, ирекле халык дружиналарының асылы күпләргә таныш икән, ә техникум студентлары үзләре дә бу хәрәкәтнең катнашучылары булып торалар. Шунысы да аеруча күңел җирендә калды, биш егет - Николай Макаров, Ранис Камалов, Валентин Толпекин, Никита Филипов һәм Павел Калашников мәктәпне тәмамлагач эчке эшләр системасында хезмәт итәргә теләүләрен белдерделәр.
"Без сезгә һәрвакыт булышачакбыз. Мөрәҗәгать итегез", - диделәр аларга полицейскилар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев