Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районының терлекчелек тармагына еллык йомгак ясадылар

"Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында узган семинар-киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары, ветеринария белгечләре, җитештерү буенча технологлар чакырылган иде.

Анда катнашучылар хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендә булдылар. Башта яңа бетон сенаж траншеяларын карадылар. "Күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын, берьеллык үләннәрне һәм кукурузны үз вакытында сенажга һәм печәнгә салу ярдәмендә биредә югары сыйфатлы яхшы запас азыгы бар", - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ирек Еремеев. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуҗалык җитәкчеләренә агымдагы елда сүтеп җыелмалы бетон траншеялар сатып алырга тәкъдим итте. Түп, бөртек фуражы, тоз, патока, кукуруз, борчак һәм башка төрдәге өстәмәләр савымны арттыруга булышлык итә.
Хуҗалыкта бер типтагы ашату һәм терлекләрне бәйләүгә куймыйча асрау ысулы кулланыла. Терлекче­лек тармагын дөрес алып бару нәтиҗәсендә сөт сату буенча тотрык­лы саннар кыш айларында да кимеми. Ферма буенча тулаем савым тәүлегенә - 4500 килограмм, бер сыердан уртача савым - 17,8 килограмм.
"Терлекләрнең баш саны ал­ынган үрчемгә турыдан-туры бәйле. "Ба­кыр­чы", "Содружество", "Нива", "Новая заря", "Яңа юл" авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган елда әлеге күрсәткеч буенча райондагы хәлне төзәтергә ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә без 2015 ел дәрәҗәсендә 105 процент алдык. Кайбер хуҗалыклар "минус"ка эшләделәр. Игенчеләр нинди дә булса мөһим сәбәпләргә сылтый алалар, әмма терлекчеләр генә түгел, чөнки барысы да бары тик сездән генә тора", - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов катгый итеп.
Киңәшмәдә катнашучылар респуб­лика программасы буенча төзелгән бинаны карадылар, ул тана бозауларны үстереп җиткерү өчен корылган. Район башлыгы соңармыйча быелгы программага керергә тәкъдим итте.
Киңәшмәнең икенче өлеше Жуково мәдәният йорты залында үтте. Ирек Еремеев 2016 елга терлекчеләр эшенә анализ ясады. Ул сөт җитештерү буенча республиканыкыннан 400 килограммга түбән булган саннарны әйтеп үтте, ләкин, моның белән беррәттән, былтыр "Р. Г. Сафиуллова", "Колос", "Яңа юл", "Нур", "Нива", "Авангард", "Содружество" хуҗалыклары бер сыердан биш тоннадан күбрәк сөт продукциясе алганнар.
Терлекләрне каплату буенча аерым сөйләшү булды. Район башлыгы бурыч куйды - 400 килограммнан арткан таналарны 15 мартка кадәр мөмкин кадәр күбрәк каплатырга. "Ясалма орлыкландыручы өчен яхшы хезмәт шартлары булдырыгыз, аны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итегез, заман белән бергә атлагыз", - дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләргә Рәмис Хатыйп улы.
Башмак таналар, терлекләрне сыйфатлы ашату, сөт бирә торган сыерларның продуктлылыгын арттыру мәсьәләләренә игътибар бүлеп бирелде.
Язгы кыр эшләре башланырга да күп калмады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Николай Кудряшов авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына хуҗалыклар буенча ашламаларның чыгымын тикшереп, минераль ашламалар, орлыклык материаллар сатып алу мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Район башлыгы кайбер хуҗалык­ларда материаль-техник базаны яңарту кирәклеген ассызыклады.
Кредит-финанс оешмалары җитәкчеләре кредит алу шартлары белән таныштырып, үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев