Тәтеш районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде
Эш сәфәре барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә берничә хуҗалыкта булды.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары"). Марат Җаббаров урып-җыю эшләренең барышы һәм
товарлыклы-сөтчелек фермаларының капиталь ремонтланучы терлекчелек
биналары белән танышты.
“Родина” агрофирмасының товарлыклы-сөтчелек фермасы беренче объект булды, анда
саву залы белән бина төзелеше тәмамланып килә. Марат Азат улы “Авангард” һәм “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек биналарының капиталь
ремонт барышын карады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районның һәм республиканың
алдынгы “Колос” хуҗалыгында булды, анда ферма биналарын яңартып төзекләндерү
һәм капиталь ремонтлау алып барыла.
Министр район башлыгы белән берлектә “Колос” кырында иң яхшы комбайнчылар Алексей Борисов, Александр Борисов, Валерий Матвеев, Федор Миронов, Альберт Шәйдуллин, Рәфыйк Шәйдулловка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, мул уңыш теләде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын район кырларындагы урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды, уртача уңыш гектардан 55,5 центнер тәшкил итүен билгеләп үтте (ТР буенча уртача – 39,1). “Урып-
җыю мәйданнарының яртыдан күбесе җыеп алынды, 131 мең тонна иген суктырылды.
Үсемлекчелектә зур уңышлар бар, терлекчелектә дә комплекслы шөгыльләнәбез”,
– диде Рәмис Хатыйп улы.
Алгарышлы үсештәге “Бакырчы” хуҗалыгы эш сәфәрен тәмамлау ноктасы булды. Хуҗалыкның товарлыклы сөтчелек фермасы территориясендә даими төзелеш
бара. Марат Җаббаров билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – сөт производствосын нәтиҗәле итү өчен объектлар төзелешендә технологияне үтәү. “Биш ел элек 200 литрдан башладык, ә хәзер савым – 5500 литр, сөт терлекчелеге – 300 баш, бездә мөгезле эре терлекләр бәйләмичә асрала.
Фермага күптән түгел 260 токымлы терлек кайтарылды. Сөт терлекчелегенә басым ясыйбыз, хәзер 260 башка исәпләнгән терлекчелек бинасын ремонтлыйбыз”, – дип аңлатма бирде “Бакырчы” җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров.
Тәтеш районындагы авы хуҗалыгы предприятиеләренең сөт продукциясе тотрыклы
керем бирүен һәм алга таба үсеш икәнлеген белүе – терлекчелек тармагында үзләренең потенциалларын актив үстерүләрен раслый.
Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек биналарын төзүгә
һәм яңартып төзекләндерүгә соңгы 3 елда 600 миллион сумнан артык акча кертелгән.
Сөт көтүлеге даими тәртиптә яңара, шулай итеп июльдә Даниядән һәм Вологдадан гол-
штин токымлы сыерлар сатып алынган.
Районда соңгы еллар эчендә 15 терлекчелек бинасы яңартып төзекләндерелгән, берничә заманча саву залы төзелгән, планда – Италия җайланмасы белән тагын 6 саву залын эшләтеп җибәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев