Тәтеш районында машина белән саву операторлары бәйгесе булды.
Тырыш эшчәннәр мондый чараларга иң яхшыларны ачыклар, осталык серләрен бүлешер, тәҗрибә алмашыр өчен килә.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы Киртәле авылының “Агро-Союз” хуҗалыгы базасында машина белән саву операторлары бәйгесе булды.
Тырыш эшчәннәр мондый чараларга иң яхшыларны ачыклар, осталык серләрен
бүлешер, тәҗрибә алмашыр өчен килә.
Бәйге программасын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев ачып җибәрде. Ул ярышта катнашучыларны, хөкемдарлар коллегиясен һәм җирлектәге предприятие хезмәткәрләрен сәламләп, көндәлек җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, бәйгечеләргә уңышлар һәм лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Шобага салу үткәрелде һәм бәйге башланды.
Мактау пьедесталында урын алуда ярышыр өчен быел районның 12 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән үз эшенең осталары җыелды.
Иң яшь катнашучы үзен тыныч тота, Эльвира Нигъмәтуллинага 32 яшь. Ул “Бакырчы” хуҗалыгында эшли. “Сыерларны 11 яшьтән бирле савам, әнигә булыштым, ул безнең эш стажы зур булган сыер савучы, – дип уртаклашты Эльвира. – Әни тумышы белән Бакырчыдан, хәзерге вакытта Мөслим районында яши. Язмыш шулай язды, мин Бакырчы егетенә кияүгә чыктым һәм әниемнең туган җиренә яшәргә кайттым. Ирем механизатор булып эшли. Йорт төзедек. Өч кызыбыз – Самира, Зәринә һәм Ралинә үсә. Йорт хуҗалыгында сыер бар, кызларыбыз аны үзләре сава, бу аларга ошый”.
Җиңүчеләр берничә этапта: теоретик әзерлек; саву аппаратларын сүтеп-җыю; саву аппаратларын савымга әзерләү һәм сыерлар саву; санитар әзерлек, сөтнең чисталыгы буенча билгеләнде. Гадел хөкемдарлар – Евгений Волков, Рәмис Гарипов, Марина Куркова, Юрий Деревенский – катнашучылар биремнәрне яхшы үтәп чыкты, дип билгеләп үтте.
Һәм менә нәтиҗәләр ясалды.
“Р. Г. Сафиуллова” хуҗалыгыннан Рима Фәткуллова иң яхшы машина белән саву операторы дип танылды. Мактау пьедесталының икенче баскычына Гөлназ Мөхәмәдуллина (“Новая Заря”) күтәрелде, өченчегә – Людмила Никушина (“Агро-Союз”). Аларга кыйммәтле бүләкләр, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды. Шулай ук катнашучыларның барысы да бәйге истәлеге буларак сувенир алды.
“Вакыт алышына, технологияләр алга бара. Хуҗалыкларның техника белән җиһазланышы, фермалар өчен җайланмалар, шулай ук кайгыртучан хуҗалык итүчеләрнең терлекчелек биналарының тышкы, эчке күренешләре дә үзгәрде, – диде Ирек Садриев. – Заманча савым җайланмалары күптән барлыкка килде, хезмәт хаклары да лаеклы. Бүген барлык терлекчелек тармагы өчен хезмәтне, осталыкны һәм алдынгыларның тәҗрибәсен данлаучы бәйрәм.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тырыш эшчәннәрнең хезмәте ярдәмендә яши”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев