Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районында мәртәбәле кунакларны каршы алдылар

Җәйнең беренче көнендә Тәтеш районына РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).  Мәртәбәле кунаклар район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә кадет 
мәктәп-интернатында, Садоводтагы яңа заманча спорт үзәгендә, Тәтешнең механика заводында, Балыкчылык тарихы музеенда һәм Бакырчы авылында ­булдылар.

Кунаклар кадет мәктәп-ин­тернатына визит барышында тантаналы чарада катнаштылар, белем бирү учреждениесе музеенда, спорт залында булдылар, уку сыйныфларын ­карадылар.

Николай Патрушев кадетларны һәм белем бирү учреждениесе коллективын шулай ук Халыкара балаларны яклау көне белән котлады, аларга якты киләчәк теләде, РФ Иминлек Советыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.  

– Сез биредә алган белемегез белән горурланачаксыз. Укытучылар сезгә белем һәм тәрбия бирүдә көчен кызганмаган, әмма киләчәктә барысы да сезнең үзегездән торачак. Һәм шул чакта сез үз алдыгызга куйган барлык максатларга ирешәчәксез, – дип билгеләп үтте Николай Патрушев. 
– Без сезнең белән бик горурланабыз. Уку һәм тәрбия барышы илебез Президенты Владимир Путин билгеләгән юнәлештә алып барыла, – диде Рөстәм Миң­неханов кадетларга мө­рәҗәгать итеп. – Кадет мәктәбен тә­мам­лаучыларның югары уку йортларына керүе биредә сис­темалы эш алып барылуы ту­рында сөйли.

Мәртәбәле кунаклар агымдагы елда төзелгән тугыз күп функцияле спорт үзәгенең берсендә булдылар, аннары Тәтешнең механика заводына бардылар. Предприятиедә алар сәнәгать мәйданчыгын карадылар – производство һәм про­дукцияләр белән таныштылар. Сүз уңаеннан, бү­генге көндә завод, җитештерү күрсәткечләре буенча, Казан вертолет заводының иң ях­шы подразделениеләренең берсе. Производствога ел са­ен яңартып төзекләндерү үт­кәрелә, иң заманча станоклар эшләтелә.   

Делегация шуннан соң Бакырчы авылында спорт ярышларында һәм балалар Сабан туенда, мәдәният йортында, Авыл тарихы, хезмәт һәм сугышчан дан музеенда булды. 

Мәртәбәле кунаклар визит ахырында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган Дан обелис­кына чәчәкләр салдылар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев