Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районында яшәүче берәү өч баласын тәрбияләр өчен алимент түләмәгәнгә хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы ТР Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек берәүгә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә каралганча (балаларын тәрбияләүгә акча түләмәү), җинаять кылуда гаепле дип таныган.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев ). Тәтеш районы прокуратурасы ТР Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек берәүгә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә каралганча (балаларын тәрбияләүгә акча түләмәү), җинаять кылуда гаепле дип таныган.

Хөкем ителүченең 2017 елның ноябреннән алып 2018 елның февраленә кадәр өч баласын тәрбия­ләүгә алимент түләүдән читләшүе судта расланган. Өстәвенә ул шуңа охшаш хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Күрсәтелгән вакыт эчендә җыелган алимент бурычы 53 мең сумнан артык тәшкил итә. Алимент буенча барлык бурыч – 656 мең сумнан күбрәк. Сорау алу барышында ул өстәмә тапкыр тикшерү органнарыннан качкан, һәм эзләүгә игълан ителгән. Агымдагы елның июнендә аның яшәү урыны ачыкланган.

“Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Карар законлы көченә керде”, – дип хәбәр итәләр прокуратурадан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев