“Тәтеш таңнары”ның чираттагы саны, бәйрәм яллары булу сәбәпле, җомга көнне, 9 ноябрьдә чыга
“Тәтеш таңнары” гәҗитенә подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә.
(Тәтеш, 3 ноябрь, Тәтеш таңнары). Хөрмәтле укучылар!
“Тәтеш таңнары”ның чираттагы саны, бәйрәм яллары булу сәбәпле, җомга көнне, 9 ноябрьдә чыга. Хәбәр итәбез, гәҗитне яздыру бәясе һәрбер ярты еллыкта бәйрәм яллары көне исәбе белән, ягъни планлаштырылган гәҗит санының чыгуы буенча рәсмиләштерелә.
“Тәтеш таңнары” гәҗитенә подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә. Тәтешлеләр акциядә ел саен катнашалар, моның ярдәмендә өлкән һәм ялгыз кешеләрнең, күп балалы гаиләләрнең район гәҗитен уку мөмкинлеге туа. Безнең һәркайсыбыз игелекле гамәл башкара – гәҗитне аерым бер сәбәпләр аркасында яздырырга хәленнән килмәүчеләргә шатлык-сөенеч өсти ала. Акциядә катнашып, сез кешеләргә район һәм республикада барган вакыйгаларны белеп тору, аларның тормышын кызыклырак итү мөмкинлеге бүләк итәчәксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев