Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешкә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде

Якшәмбе көнне Троицк соборында аеруча да җанлылык хөкем сөрде: үзләренең мәрхүм туганнарына дога кылу өчен өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, балалар да килгәннәр.

Узган елның июль аенда әлеге вазифага билгеләнгән Татарстан митрополиты башлыгы Феофанның килүен христианнар зур түземсезлек белән көттеләр. Чиркәү ишек төбендә архиерей тантаналы төстә тезелгән кадетлар янында тукталды һәм мәктәптә ничә укучы барлыгын, кайсы өлкәләрдән булуларын сорашты.
Митрополитның мәрхүм­нәр рухына багышлап укыган литургиясе тәтеш­леләр өчен зур бәхет булды. "Хәтерегездә тотыгыз, бакыйлыкка күчкәннәрне искә алып укылган догалар - бу вафат булганнарга карата рәхмәтебезне белдерә алырлык бердәнбер мөмкинлек", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. Һәм фани дөнья, аның мәгънәсе турында уйларга тәкъдим итте: "Постның калган өч атнасын тәкъвалык­та яшәргә тырышыгыз, күңелегезне чистартыгыз. Шул чагында Аллаһының барсын да кичерүен аңларсыз. Бәхеттә, иминлектә яшәгез".
Митрополит Феофан чиркәүдә эш­ләүче дин әһелләренә чис­талык һәм тәртип өчен үзенең ихтирамын белдерде, ә җирле җитәкчелеккә - тәтешлеләр әх­лак­лылыгы хакына үзара аңлашуларына.
Троицк чиркәвенең өлкән побы Валентин атакай мәртәбәле кунакка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм чиркәүгә йөрүчеләр исеменнән Идел күренеше сурәтләнгән картина бүләк итте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев та истәлекле бүләк тапшырды.
Әңгә­мә бары­шында ми­тропо­лит Тәтеш хакындагы хис-кичереш­ләре белән уртаклашты. Һәм ишегалдында үзен тирәләп алган кешеләргә мөрәҗәгать итте: "Күп милләтле районыгызда дус, хезмәт сөючән халык яшәве сөендерә. Христиан яки мөселман булсынмы, динне сак­лагыз, Аллаһ кануннарын үтәгез, гореф-гадәтләрегезне саклагыз, Ватаныбызның дин белән ныклы булуын онытмагыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X