Реклама
Җәмгыять
Тәтешкә самолет “төште”
Вахитов урамындагы 111нче йорт янында урнашкан очу аппараты ике ел инде узып йөрүчеләрне сокландыра һәм җирле бала-чагаларны сөендерә.
Аны Ринат Яһудин төзегән, ул Бөек Ватан сугышы елларында очучы булган әтисенең хыялын тормышка ашырган. Шәһәрленең үзенең дә язмышы авиация белән бәйле: Рыльскта гражданнар авиациясе училищесын тәмамлый, Бөгелмә һәм Ульян аэропортларында радиотехник булып эшли.
Уйланылганны күптән түгел генә чынга ашырган. Ринат Солтан улы очу аппаратын төзүгә ике ел хезмәт куя, материалга заказ бирә, агачтан һәм тимердән детальләр ясый, аңа оныгы унике яшьлек Мөхәммәт ярдәм итә.
"Фюзеляждагы йолдызлар саны - әтисе тарафыннан дошман бомбачыларын бәреп төшергән самолет исәбе. Әлеге очкычны күреп, үсеп килүче буын солдатларның батырлыгы һәм җиңүнең ничек авыр бирелүе турында искә алыр дип өметләнәм", - диде Ринат Солтан улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев