Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле ханым дәүләткә ышана

Ташламадан файдаланучыларга карар кабул итәр өчен бары тик бер атна вакыт калды: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы яки аңардан баш тартыргамы.

Күпләр акчалата алуны өстенрәк күрәләр, ә кемнәр социаль пакет яклы, алар үзләренең сайлаулары хакында үкенмиләр.
Шушы көннәрдә генә шифаханәдән кайткан тәтеш­ле Нина Васичкина белән әңгәмә корабыз.
"Өченче ел инвалидлыкта, - диде ханым. - 2014 елда авыр операция кичердем, ә өч айдан реабилитация үзәгенә ташламалы юллама алдым, дәвалану бик ярдәм итте".
Өстәвенә, пенсионерга хәтта кыш көннәрендә урамда йөргәндә кулланыр өчен уңайлы кул һәм култык таягы да бирәләр (хәзер инде алар кирәкми дә икән).
Быел да шифаханәдә булып, бик тә канәгать калган: дәвалау яхшы, ике кешелек уңайлыклары булган бүлмә (санузел, телевизор, суыткыч), дүрт тапкыр туклану (швед өстәле), ә процедуралардан буш вакытта төрле чаралар оештырыла.
"Үзем 36 ел халыкны социаль тәэмин итү системасында эшләдем, шуңа күрә дә бу мәсьәләдә дәүләткә тулысынча ышанам. Хәзерге вакытта мең сум нәрсә инде ул? Әлеге файдаланылган хезмәтләрне үз пенсиямә алу мөмкин булыр идеме? Әлбәттә, юк", - дип фикерләре белән уртаклашты Нина Михайловна.
Һәм шунда ук болай дип тә өстәп куйды: "Социаль иминият фондына барам әле һәм тагын юллама алыр өчен чиратка басам, дарулардан да баш тартмаячакмын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X