Реклама
Җәмгыять
Тәтешле Иван Авдонин Ленинград фронтында сугышкан
Бүген - Россиянең Сугышчан дан көне - Ленинград шәһәрен боҗрадан тулысынча азат итү көне (1944 ел).
Халкыбыз тарихының батырлык һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе Ленинград блокадасы - төньяк башкалада яшәүчеләрнең 900 көнгә сузылган ачлыгы, суыклары, үлеме, бомбага тотулар, күңел төшенкелеге һәм каһарманлыгы.
Бу көннәрдә район мәгариф учреждениеләрендә, Тәтеш ягы тарихы музеенда, Халыклар дуслыгы йортында Батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар, Ленинград камалышын каһарманларча кичерүчеләргә һәм шәһәрне яклаучыларга багышланган сыйныф сәгатьләре уза. Без дә исән калган батырлар алдында баш иик. Сугышта һәлак булучыларны, үлүчеләрне Бер минутлык тынлык белән искә алыйк. Безнең дә йөзләгән якташларыбыз Ленинград өчен сугышларда катнашканнар. Аларның фронттагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы язмышлары хакында газетабыз үз сәхифәләрендә күп тапкырлар язып чыкты. Ленинград боҗрасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Шәһәрдә 2,5 миллион кеше калган була. Дошман авиациясенең туктаусыз бомбага тотуы бар нәрсәне юк итә. Камалышта калган шәһәрлеләргә ничек тә булса ярдәм итү максатыннан Ладога аша "Тормыш юлы" оештырыла, шуннан халыкның бер өлешен эвакуациялиләр һәм азык-төлек китерәләр.
Ачлык ленинградлылар өчен төп проблемага әйләнә. 1941 елның 20 ноябреннән 25 декабрьгә кадәр ул иң киеренке ноктасына җитә, шул чакта алгы сызыктагы сугышчылар өчен икмәк бирү көнгә 500 граммга кадәр киметелә, кайнар цехларда эшләүчеләргә - 375, производствоның калган эшчеләренә һәм инженерларга - 250, хезмәткәрләргә, иждивенецларга һәм балаларга 125 граммга кадәр. Ә бит икмәкнең 50 проценты ашарга яраксыз катнашма була. Шул чорда башка төрле ризыклар бирү туктатыла. Каһәр суккан ачлык меңәрләгән кешенең гомерен өзә. Әмма Рейхның халык арасында ыгы-зыгы китереп чыгару өмете акланмый. Шәһәр яшәвен һәм эшләвен дәвам итә.
Нюрнберг процессында әйтелгәнчә, камалышта ачлыктан һәм ялангачлыктан 630 меңнән артык ленинградлы һәлак була.
Илбасарларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм бәяләп бетергесез каһарманлыгы өчен Ленинград 1945 елның 20 гыйнварында Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1965 елның 8 маенда "Герой-шәһәр" дигән мактаулы исем ала.
Вакыт шул сугыш елларыннан безне торган саен ерагайтса да, әмма Хәтер оныта белми.
"Кешеләр героик һәм фаҗигале блокада көннәрен бервакытта да онытырга тиеш түгелләр, - дип сөйли Ленинград фронтында сугышкан 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Авдонин.
- Ә бүгенге һәм киләсе буынның без күргәннәрне кичермәүләрен телим.
Тынычлыкны саклагыз!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев