Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле ышаныч белән карый

Авыл халкы өчен кызу чор башланды.

"Родина" ҖЧҖ механизаторы Иосиф Туганов моңа сөенеп туя алмый. "Кояш җылыта, кырлар кардан бушады, сулавы җиңел", -ди ул, язгы табигатькә сок­ланып.
Үзенең МТЗ тракторында ашлама сиптерү белән шөгыльләнә, чөнки өстәмә тукландырудан башка җир тиешле уңышны бирми. Болардан соң чәчүгә керешә. "Бар да әзер - кешеләр дә, техникалар да, - бары тик һава торышы гына вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге бирсен иде", - ди Иосиф Николаевич.
Һәм мәктәп укучысы булган чагында ничек итеп әтисенең тракторына утырып, кырларны сукалавын карап йөрергә яратуын искә төшерә. Болай гына йөрмәгән: кызыксынучан малай аңардан техника серләрен өйрәнгән, иң мөһиме - әтисе әйткәннәрне сыйфатлы итеп, намус белән үтәгән.
Авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Алексей Афанасьев та әлеге эшчәннең хезмәткә мөнәсәбәте шундый булуын билгеләп үтә.
Хәзер инде Иосиф Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган олы улын да үз үрнәгендә өйрәтә. Владимир бервакыт шәһәргә дә китеп караган, әмма өендә рәхәт булуын аңлап, авылга әйләнеп кайта, гаиләсе белән әти-әниләре янында яши. Ата-бабаларының эшен дәвам итеп, ул да механизатор була. "Җир һәрчакта да ашата", - диде ул. Яшь гаиләнең хыялы - йорт төзү, хуҗалык барлау, ә әтисе һәрвакыт ярдәм итәчәк, тәҗрибәсе бар, ул да бит кайчандыр торак мәсьәләсен үз көче белән хәл иткән. Кайгыртучан хуҗа эшкә киткәнче терлекләрне карарга да өлгерә, ишегалларын да җыештыра, хатыны өйдә булмаганда сыерны да сава.
Машина-трактор паркында эре габаритлы техниканы һәм тагылма җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнсә, өйдә көнкүреш техникаларын, үтүк, сәгать, радионы төзәтә... "Бөтенесе дә эшләрлек хәлдә булырга тиеш", - ди Иосиф Николаевич.
Хатыны Надежда аның мондый карашыннан бик тә канәгать һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер, хәер, аларның зур гаиләсендә бер-береңә булышу, анда биш бала, көндәлек тормыштагы кагыйдә.
Гаилә башлыгы яшелчә бакчасындагы мәшәкатьләрне ял итүгә саный, аеруча да аңа бәрәңге һәм суган үстерү ошый. "Язын гадәттәгечә йорт янындагы җир кишәрлегенә чыгабыз, тәртипкә китерәбез, түтәлләргә орлыклар чәчәбез. Ә иң сөенечлесе - мул уңыш җыеп алу", - ди ул елмаеп.
Тамыразыклар тутырылган авыр капчыкларны ул бик җиңел генә күтәреп ташый, чөнки яшүсмер вакыттан ук һәрберсе 25шәр кило торган герләрне күтәрү белән шөгыльләнгән. Кай­чандыр Сабан туенда ярышкан, җиңүче булмаса да, лаеклы көндәш була алган, кешеләр спорт белән җиңүче булыр өчен генә шөгыльләнмиләр бит, безнең якташыбыз кебек - күңел кушкан өчен дә.
Көннәрнең әйбәт торуы игенчеләрне ашыктыра, Иосиф та әңгәмәбездән соң тракторына ашыкты. "Кече Шәмәк җирендә авыл хуҗалыгы предприя­тиесе сакланып калуга сөенәм, эш бар, киләчәккә күтәренке рух белән карыйм" - диде ул хушлашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X