Реклама
Җәмгыять
Тәтешле үзенә чокыр казыган
"Бары тик спиртлы эчемлек һәм кабымлык кына аласы килде", - дип аклый үз гамәлен район авылларының берсендә яшәүче.
Угрылыкта инде тәҗрибәсе булган 36 яшьлек ир-егет тәрәзәне ватып, чит кеше йортына керә һәм бензин пычкысы эләктерә. Әмма бу гына аз кебек тоела: ялкауланып тормый - электр чыбыгын да кисә (50 метр).
Барлык урланган әйберләр ике мең сумлык була. Бәйрәм табыны өчен түләргә җитсә иде, чынлыкта исә бәяләр башкача: полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җинаятьчегә алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев