Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләр этнографик диктант яздылар

Диктант катнашучыларны Россия халыклары тарихын һәм гореф-гадәтләрен тирәнрәк өйрәнүгә җәлеп итәргә, милләт­ара аралашу культурасын үсте­рергә ярдәм итәргә тиеш.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Халыклар күп – ил бер!” – шундый шигарь астында алтынчы тапкыр “Зур этнографик диктант” халык­ара агарту акциясе узды.

Диктант онлайн рәвештә үткә­релде. Пандемия белән бәйле хәлне исәпкә алып, күп кенә тәтешлеләр аны үз компьютерлары яки телефоннары аша өйләрендә язуны өстен күрделәр. Мәсәлән, анда безнең районнан 600дән артык укучы, педагог һәм ата-ана катнашты.

Әмма район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкача эшләде – алар бу чараны саф һавада үткәрергә булдылар һәм шәһәрнең тарихи урыны булган үзәк паркка чыктылар: кайчандыр аның территориясендә чиркәү, аннары Владимир Ленин һәйкәле тора иде, ә бүген ул – тәтешлеләрнең һәм безнең район кунакларының яраткан ял итү урыны.

Һәр мәдәният хезмәткәре телефон аркылы сораштыру узды.
– Акциядә беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, үз белем­нәребез­не генә тикшереп калмыйча, күзаллавыбызны да киңәйтәбез. Безнең өчен күп кенә сораулар җиңел иде, безнең респуб­ликада 173 милләт яшәве кызыклы булды. Без барыбыз да сертификатлар алдык, – дип уртак­лаштылар тату ­хезмәттәшләр.
Диктант катнашучыларны Россия халыклары тарихын һәм гореф-гадәтләрен тирәнрәк өйрәнүгә җәлеп итәргә, милләт­ара аралашу культурасын үсте­рергә ярдәм итәргә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев