Җәмгыять
Тәтешлеләр игътибарына: Пенсия законында үзгәрешләр
Тәтеш районындагы эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, билгеләнгән түләүләрне кертеп, 2018 елның гыйнварында 3,7 процентка артты, бу фаразланган инфляция күрсәткечләреннән югарырак.
Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме бер айга 4982,9 сум тәшкил итте, пенсия баллы бәясе - 81,49 сум (2017 елда - 78,58 сум).
Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 2018 елның 1 апреленнән 4,1 процентка артачак. 2018 елның августында пенсия фонды тарафыннан 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертеләчәк.
Федераль ташламадан файдаланучылар ала торган айлык акчалата түләүләрнең күләме 2018 елның 1 февраленнән 3,2 процентка индексацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев