Тәтешлеләр ике бәйрәмне бергә билгеләп үттеләр
Тәтештә ике бәйрәм – Татарстан Республикасы көне һәм шәһәрнең 240 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара булып узды.
(Тәтеш, 1 сентябрь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш элек-электән балыкчылык кәсебе белән дан тота, шуңа күрә яңартылган шәһәр буасында балык тотарга яратучылар арасында иртә таңнан ук ярыш булып үтте. Ә кич белән стадионда һәм шәһәрнең үзәк паркында халыкның күмәк күңел ачу бәйрәме булды. Биредә рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә җырлар яңгырады. Халык һөнәрчелеге һәм сәнгать әсәрләре күргәзмәләре, балалар аттракционнары, күңел ачу, танып-белү бәйгеләре, уеннар, коляскалар парады оештырылган иде.
“Тәтеш: гасырлар аркылы сәяхәт” дип исемләнгән театральләштерелгән кереш бүлек тамашачыларга үткән елларны барлау, бөек елганың текә ярында шәһәр барлыкка килү риваятен күрү мөмкинлеген бирде. 240 ел элек шәһәр исеме биргән император Екатерина үзенең катнашуы белән тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын хөрмәтләде. Ул бердәм һәм хезмәт сөючән халкыбыз өчен сөенде һәм “Шәһәребез озын гомерле, ә гамәлләре игелекле булсын!” дигән теләген белдерде.
Тәтеш районы – Татарстан Республикасының аерылгысыз бер өлеше, һәм якташларыбыз аның үсешенә, чәчәк атуына лаеклы өлеш кертәләр. Шәһәребезнең юбилее – ул шәһәребезнең тышкы күренешен төзекләндерүдә үз хезмәтләрен һәм талантларын керткән, иң яхшы традицияләрне саклаган һәм аларны арттырган барлык буын тәтешлеләрнең бәйрәме.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Без барыбыз да, төрле буын һәм һөнәр ияләре, төрле карашлы һәм кызыксынуларыбыз да төрле булган кешеләр – бер зур һәм тату гаилә, ә Татарстан һәм Тәтеш – безнең уртак йортыбыз, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Һәм безнең барыбызны да уртак йортыбызга, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә булган мәхәббәт берләштерә. Тәтешлеләрнең яңа буыны шәһәребезне тагын да яхшырак һәм матуррак итәргә омтылуы сөендерә.
Бәйрәм көннәре уңаеннан үткәрелгән тантаналарда мәртәбәле кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Ульяновскиның Идел аръягы районы администрациясе башлыгы Наил Юмакулов һәм башкалар катнашты.
– Тәтеш җирендә һәрвакыт талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләр яшәде, алар бу матур төбәкне яраталар һәм аны яхшырту өчен барысын да эшлиләр. Гамәлгә ашырыла торган барлык федераль һәм республика программалары сезнең районда бүгенге көндә сезнең хезмәт сөючәнлегегез, үз шәһәрегезгә булган мәхәббәтегез нәтиҗәсендә тормышка ашырыла, – дип билгеләп үтте Илшат Гафуров, тәтешлеләрне бәйрәм белән котлап.
Тантаналы чара кысаларында туган якның алгарышына зур өлеш керткән тәтешлеләр бүләкләнде.
Юбилей чарасы җыр-биюле матур концерт программасы белән дәвам итте, кичке күкне яктырткан төсле салют аның тәмамлану мизгелләрен якынайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев