Реклама
Җәмгыять
Тәтешлеләр Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Район мәдәният йортында Җирле үзидарә көне уңаеннан тантаналы чара үтте.
Бәйрәм район мәдәният бүлеге, авыл мәдәният йортлары үзешчән коллективлары көче белән әзерләнгән иде. Аның профессиональ дәрәҗәдә оештырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Чарада катнашучыларны район мәдәният йорты каршындагы мәйданда искитмәле шәп театральләштерелгән тамаша көтте. Барсын да таң калдырган күпер хакимият һәм халыклар бердәмлеген гәүдәләндерде. Рәмис Сафиуллин җитәкчелегендәге район хезмәткәрләре аның аша уздылар һәм Тәтеш төбәгендә яшәүче халыкларны күрсәтүче милли киемле кызлар аларны ипи-тоз белән каршыладылар. Әбиләр акрын гына татар халкының борынгы бишек җырын көйләп, сабыйларны тирбәтәләр. Каршыда мордва фольклоры яңгырый, күрше мәйданда чуаш чигешләренең серләре белән уртаклашалар, ә рус чибәрләре үз милли киемнәренең никадәрле матур булуын күрсәтәләр. Районыбыз икмәккә бай - җирле останың районыбыз кырларында үскән игеннән тарттырылган оннан баскан токмачы гаҗәеп нәзек килеп чыга. Хуҗабикә каймак аергыч тоткасын әйләндерә: бер савытка сөт ага, икенчесенә - каймак. Монда самавырдан агызылган чәй дә хуш исле, балы да тәмле. Йортларда яшәүчеләр дә кунакларны үзләренең талантлары белән сокландырырга ашыктылар: кемдер кәрзин үрә, дирбияләр, розалар ясый, курчакларны җанландыра... Район мәдәният йорты фойесендә тагын да күбрәк могҗизалар көтте: өстәлләр төрле нигъмәтләрдән сыгылып тора, идәннән алып түбәгә кадәр ясалган стендларда бизәкләргә күмелгән һәм йөрәк җылысы кушылган кул эшләре. Соклангыч, ни дип әйтә торган түгел! "Тәтеш җирендә һәрвакыт эш сөючән, киң күңелле, олы йөрәкле, кунакчыл, игелекле кешеләр яшәделәр. Бер гаилә булып - руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, үзләренең кече ватаннарына булган мәхәббәтне, әби-бабаларының гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып киләләр", - бу сүзләр һәрчак горурлык белән кабул ителәләр.
"Җирле үзидарә - ул хакимият, Россия системасының халык хакимияте нигезе", - дип ассызыклады район башлыгы Рәмис Сафиуллов, залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Ул һәркемне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады һәм тәбрикләүләр тантанасын башлады. Рәхмәт сүзләре яңгырады, аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре күренде, кадерле бүләкләрнең якты шәүләсе чагылды. Бүләкләнүчеләр хөрмәтенә бертуктаусыз алкышлар яңгырады - лаеклар! Район администрация хезмәткәрләре намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы Рәхмәтен алдылар: Илгиз Кудяков, Алена Голод, Ольга Куранова, Надежда Матросова, Наталья Литвинова һәм җирлек башлыклары Әсхәт Гобәев, Илдар Шәмсетдинов, Рамил Хөсәенов, Григорий Хмельников. Авыл җирлекләрендә иҗат отчетларын оештыру һәм уздыруда актив катнашканнары өчен Олы Тормы җирлеге башлыгы Илсөя Хисамова, Ирина Тихонова (Льяш), Сергей Кириллов (Жуково) билгеләп үтелделәр. "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖның генераль директор урынбасары Радик Йосыповка, "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаровка иҗат отчетларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Халык йолаларының матур күренеше һәм гореф-гадәтләрне саклауга саллы өлеш керткән өчен Федоровка, Сөендек, Келәш авыл җирлекләре коллективлары бүләкләнделәр. Иҗатка күтәренке рухта якын килгән өчен Олы Тормы, Зур Әтрәч, Байраш авыл җирлекләре коллективлары билгеләп үтелделәр. Иҗат очрашулары нәтиҗәләрен игълан иткәнне барсы да түземсезлек белән көттеләр һәм менә ул мизгел - алдынгы урыннар өчен бүләкләнәләр: беренче - Олы Тархан җирлеге башлыгы Миңзифа Сәгыйтова, икенче - Нармонка авыл җирлеге башлыгы Галина Зотова. Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Краснов өченче урын өчен бүләк ала. Ачыкланганча, Монастырский, Олы Тархан һәм Кошки-Новотимбаево авыл җирлекләренең халык иҗаты күргәзмәләре иң яхшылары дип танылдылар.
Тантананың күңелле өлешеннән соң авыл җирлекләре иҗат отчеты нәтиҗәләре буенча "Дөнья буйлап һәрчак җыр яңгырасын" дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты булды. Биредә дә оештыручыларның сәләте күренде: һәр номер гүзәл табигатьле төбәгебездә яшәүче халык турында сөйли.
Ял иттеләр, аралаштылар. Ә иртәгә яңа көн, һәм муниципаль хезмәткәрләрне тәтешлеләр һәм яраткан районыбыз җитешлеге хакына янә эш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев