Реклама
Җәмгыять
Тәтешлеләр коену сезонын ачтылар
Җәйге ялыбызны ничек һәм нәрсә белән күңелсезләмәү хакында "ТР буенча Россия МЧСының кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге" ФКУның Кама Тамагы участогы дәүләт инспекторы Алексей АНАНЬЕВ белән сөйләшәбез.
- Су - организмны сәламәтләндерүдә искиткеч нәрсә. Безнең районда кайда коенырга мөмкин?
- Асылда, Идел буенда яшәсәк тә, бер җирдә дә. Районыбыз территориясендәге бер генә сулык та коену өчен җайлаштырылмаган: коткару, медицина ярдәме посты булган җиһазландырылган пляжлар юк, су да микробиологик күрсәткечләр буенча файдага караганда, күбрәк зыян китерергә мөмкин.
Сулыкларның хәвеф-хәтәрле булуын да өлкәннәр һәрвакыт истә тотарга тиешләр. Июнь-август коену сезоны гына түгел, ә мәктәп каникуллары вакыты да. Димәк, балаларның буш вакытлары арта, ә аларга өлкәннәрнең контрольлеге кими. Нәкъ менә су буйларында ата-аналарның игътибарлылыклары җитмәгәнлектән, балалар белән фаҗигаләр килеп чыга. Статистика буенча узган ел Татарстанда 141 кеше батты, шуларның 10сы балалар. Шуңа да коену сезонында сулыкларда аларның һәлак булуын кисәтү чараларына аерым игътибар бирелә. Әгәр олылар ваемсызлыклары аркасында һәлак булсалар, ә балаларның үлеме, кагыйдә буларак, ата-аналар намусында.
- Суда һәлак булуның төп сәбәпләре нинди?
- Йөзә белмәү, спиртлы эчемлекләр куллану, балаларны караучысыз калдыру, суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев