Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр кышны бердәмләшеп һәм колач җәеп озаттылар

Шимбә, Май чабуның алтынчы көнендә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык гөрләп торды.

Шәһәрлеләр иртәдән үк авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән кирәк-яраклар сатып алу өчен ашыкты, ә тәкъдим ителгән товарлар төрлелеге белән гаҗәпләндерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, кул эшләре осталары үз продукцияләрен алып килгән. Терлекләр өчен азык та сатып алырга мөмкин булды. Өстәлләрдә - балык, сөт, яшелчәләр, бал, эремчек - барысы да үзебезнеке, районда җитештерелгән һәм үстерелгән. Ит белән сәүдә итү нокталарында аеруча да җанлылык хөкем сөрде. "Терлек һәм дуңгыз ите алу өчен махсус килдем. Сайлау мөмкинлеге шатландырды, сатучылар ягымлылар - һәммәсен күрсәтәләр һәм аңлаталар, бәяләр дә гадәттәге көннәргә караганда арзанрак", - дип уртаклашты тәтешле Наталья Медведева.
Ә төсләр балкышы нинди! Менә кайда ул һәрбер авыл җирлегенең үз иҗат рухын күрсәтә алу мөмкинлеге, бу палаткалар бизәлешендә чагыла. Самавырлардан төтен күтәрелә, теземгә куелган вак һәм эре алсу төстәге клиндерлар ерактан ук җәлеп итеп тора, хатын-кызларның җилкәләренә салган чәчәкле шәлләре күз явын алырлык, ә тирә-якка майда чыжлаган коймакларның хуш исе таралган.
Авыл халкы юкка гына тырышмаган. Матур гадәт буенча, иң яхшы бизәлгән сәүдә рәте бәйгесе узды. Жуково авыл җирлеге җиңүче булды, икенче урын Олы Тархан җирлегендә, мактаулы өченче урынны "М. С. Ибәтов" КФХ алды.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны Май чабу бәйрәме белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм җитешлек теләде.
Шәһәрдәге мәгариф учреждение­ләре дә тәтешлеләр өчен чын бәйрәм ясадылар. Алар һәркемгә төрле эчлекләр салынган коймак­лар, шулай ук тәмле камыр ризыклары тәкъдим иттеләр.
Балаларга да ямансуларга вакыт булмады. Алар бәйгеләрдә һәм күңел ачуларда бик теләп катнаштылар: таудан шудылар, "атка" утырып йөрделәр, мишеньгә кар тидерделәр.
Мәдәният йорты каршында теат­ральләштерелгән күренеш җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Биредә Кыш белән Яз "очрашты", хатынының әнисе янына кияү коймак ашарга килде, ә Убырлы карчык һәм Бичура март килүенә комачаулык итәргә тырыштылар. Һәм боларның барысы да алкышлар, балаларның сокланулы карашлары, өлкәннәрнең елмаюлары астында узды.
"Бәйрәмгә бөтен гаиләбез белән килдек, коймак, өчпочмак һәм кайнар чәйдән авыз иттек, вак-төякләр салу өчен тартмачык сатып алдык, җырлар тыңладык. Хис-кичерешләр шактый! - диде шәһәрле Юлия Долинина.
Май чабу бәйрәменең иң төп мизгелләренең берсе карачкы яндыру булды. Борынгылар аның белән бергә үпкәләүләр һәм күңелсезлекләр дә янып юкка чыга дигәннәр. Димәк, тәтешлеләрнең проблемалары һәм авырлыклары шактый кимрәк булачак, иң мөһиме - язгы җил аларны көл белән бергә очырып алып китүенә ышану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев