Тәтешлеләр ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршылады
Хәзер инде аңарда Тәтеш районы гербы сурәте төшерелгән билге бар.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Татария АССРның бер гасырлык юбилее елында ТАССРның 100 еллыгы әләме Россия буйлап сәяхәт итә.
Татария АССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен хөрмәтләү тантанасы чәршәмбе көнне районның мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Әләм безнең районга Минзәләдән килде.
“Агымдагы ел ике бөек дата: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән зур әһәмияткә ия. Татарстан уңышлы һәм ал-гарышлы үсеш алган төбәк, Россиядә социаль-икътисади үсеш һәм яшәеш сыйфаты буенча иң яхшыларның берсе. Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, эшләр һәм яшәр, ял итәр өчен елдан-ел уңайлырак була бара. Татарстан – күп милләтле республика, анда яшәүчеләр үз тарихларын һәм бер гасырлык гореф-гадәтләрен хөрмәтләп саклый.
Без гимн белән горурланабыз, без герб белән горурланабыз, без әләмебез белән горурланабыз”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Рәмис Хатыйп улы төрле яшьтәге тәтешлеләрнең алкышлары астында
әләмгә Тәтеш районы гербы сурәте төшерелгән билгене беркетте.
Эстафетаның республика этабы алдыннан Россиянеке булды, аның барышында әләм 8 федераль округны әйләнеп чыкты.
Эстафетада Татарстанның 43 районы һәм ике шәһәр округы катнаша, шуннан соң әләм ТР Милли музеенда үз урынын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев