"Үзәк" ТИҮнең үткән елдагы эш нәтиҗәләре турында без аның рәисе Дмитрий Пирогов белән әңгәмә кордык.
- Дмитрий Николаевич, сезгә ышанып тапшырылган территориянең нинди матур үзгәрешләрен билгеләп үтә аласыз?
- Баштан ук әйтеп куям, барлык игелекле гамәлләр ТИҮнең актив әгъзалары, киң күңелле кешеләр ярдәмендә һәм район администрациясе булышлыгында башкарыла.
Безнең территория чикләрендәге шәһәребезнең йөзе булып торган биналар һәм корылмаларның тышкы күренешенә барыннан да бигрәк зур игътибар бүлеп бирелде. Комиссия караган вакытта йортларның тышкы якларын һәм коймаларны ремонтлау таләп ителгән 33 объект ачыкланды. Хуҗалар ТИҮ активының шелтәсе белән килештеләр, аларга җаваплы карадылар, һәм күрсәтелгән эшләр билгеләнгән вакытка башкарылды. Хәзер үзләренә дә, узып-китеп йөрүчеләргә дә күңелле, шәһәр кунаклары алдында да йөзебез кызармый.
Шәһәрдә яңа матур йортлар барлыкка килүе, күпкатлыларга капиталь ремонт ясалуы, шатландыра. Әлеге күренешне тузган, яртылаш кыйшайган йорт яны корылмалары ямьсезләп тора. Район администрациясе инициативасы буенча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән аларны сүтеп алу мәсьәләсенә кагылышлы берничә очрашу үткәрелде. Яңа төзелеш өчен хәзерге вакытта сарайлар, гаражлар санын билгеләү буенча эшләр алып барыла.
- Территорияләрне төзекләндерүдә кешеләр ничегрәк эшли?
- Гражданнар йорт яннары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлыкта актив катнашалар, сезонында үләннәрне чабалар, кар чистарталар һәм оешкан төстә гомумшәһәр өмәләренә чыгалар. Үзәк район хастаханәсе, редакция, типография, китапханә, урманчылык, райпо һәм күп кенә башка коллективлар даими рәвештә өмәләр уздыралар. Бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Ленин урамы 45тә урнашкан ташландык территорияне санитар чистартуда актив катнаштылар. Алар булачак машина кую тукталышы өчен урын ясап, куе үскән каты-кураларны һәм куакларны кистеләр.
Без административ комиссия белән берлектә шәһәр кагыйдәләрен бозуны ачыклау өчен атна саен урамнарны әйләнеп чыгабыз. Ни аяныч, яшәүчеләрнең барысы да аларны үтәми - якындагы территорияләрне санитар чистартуга һәм тиешле вакытта аларның барысы да төзәтелсен өчен 67 язмача кисәтү бирелде.
- Республикада Экология елында тирә-юнь мохитне яшелләндерүгә зур игътибар бүлеп бирелде.
- Без бик теләп төрле чараларда, агач утырту акцияләрендә катнашабыз. "Миләшкәй", "Сабый", "Башаккай" балалар бакчалары хезмәткәрләре чакыруларга бик теләп кушылалар, аларның территорияләре үткән елны тагын иллеләп агач һәм куакка тулыланды. Куркыныч тудыручы агачларны алыштыру һәм шуышу зоналарын ныгыту буенча аерым эшләр алып барылды - тәтешлеләр тарафыннан 80нән күбрәк үсенте утыртылды.
- Сезнең ТИҮдә яшәүчеләрне барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый?
- Гражданнарның мөрәҗәгате буенча, ә алар бер ел эчендә 11 булды, без шәһәр башкарма комитеты вәкилләрен, районның кызыксынучан хезмәтләрен чакырып, урыннарга барып очрашулар уздырдык. Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру урынын сайлау, ишегалдындагы территорияләрне яктыртуның торышы, подъездга килү юлларын, тротуарларны, ял зоналарын төзекләндерү, куркыныч тудырган агачларны кисү, су басуга каршы чаралар мәсьәләләрен тикшердек.
- Бу елга планнарыгыз нинди?
- Шәһәрлеләрнең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, аларның яшәве өчен уңайлы, имин шартлар тудыру буенча күләмле эшләрне дәвам итәбез. Территориаль иҗтимагый үзидарә өчен республика бәйгесендә катнашачакбыз, призлы урын ТИҮне төзекләндерү буенча финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.
- Эшегездә уңышлар телим!
Нет комментариев