Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр җырлап-биеп күңел ачтылар

Бәйрәм көнендә тәтешлеләр өчен төрле чаралар оештырылды.

Тантаналы митингтан соң тәтешлеләр "Виктория" район җыр фестивален, спорт ярышларын карар һәм кыр кухнясында солдат боткасыннан авыз итәр өчен стадионга юнәлделәр.
Үзәк китапханә каршындагы шигъри мәйданчыкка да шактый тамашачы җыелды. Узып йөрүчеләр "Җиңү буыннар йөрәгендә" китап-иллюс­трация күргәзмәсе белән кызыксындылар.
Мәктәп укучылары, кадетлар һәм гражданнарны яклау көллияте курсантлары шул елларның югалту ачысын урам киңлекләренә тараттылар: "Бары тик көт..."
Тәтеш музыка мәктәбе ансамбле тамашачыларның күңелләрен гармун һәм балалайка көйләре белән җәлеп итте. "Караңгы төн" җырына бер яшь егет тә кушылды. "Күптән түгел армиядән кайттым, - дип уртаклашты казанлы Константин. - Сугыш еллары җырлары анда һәрчак вакыттын тыш".
Сугышчан "Катюша" җырына җыелучыларның барсы да кушылды.
"Әйдәгез тагын, әйдәгез "Смуглянка"ны, ә әйдәгез менә монысын...", - дип тәкъдим иттеләр тамашачылар бер-берсен бүлдереп.
Райбашкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин башкаруындагы "Җиңү көне" җыры бердәм чыгыш буларак көчле аккорд булып яңгырады. Тәтешлеләр һәм кунаклар кич белән күктә төрле төсләр чыгарып балкыган салют карап хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев