Реклама
Җәмгыять
Тәтешлеләргә һава торышы да булыша
Игенчеләр көннәрнең матур торуына сөенәләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең оператив мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларның күбесе арпа, сабан бодае, борчак, солы, шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр.
Язгы культуралар барлыгы 2988 гектарда (7 процент) чәчелгән, шул исәптән 2510 гектарда сабан ашлыклары. "Колос", "Бакырчы", "Содружество", "АгроСоюз", "Яңа юл", "Татарстан" хуҗалыкларында шикәр чөгендере чәчәләр. "Җәләлиев" КФХда күпьеллык үләннәр чәчүне алып баралар.
Районда уҗымнарны өстәмә тукландыру һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде. Уҗымнарны тырмалау - 50 процент, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау - 44 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев