Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләргә белешмәләр җыю да җитә

Милкебездә ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеге һәм трактор бар. Транспорт салымы буенча тракторга ташламалы салымга хокукыбыз бармы? - дип сорыйлар Нармонка җирлегендә яшәүчеләр.

Сорауга дәүләт төп салым инспекторы Раилә Низамиева җавап бирә.
Россия Федерациясе салым Кодексының 358нче маддәсендәге 2нче пунктның 5нче өлешенә туры китереп тракторлар, барлык маркадагы үзйөрешле комбайннар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл хуҗалыгы производствосы җитештерү өчен авыл хуҗалыгы эшләрендә файдаланылучы буларак теркәлгән махсус автомашиналар (сөт ташучы, терлек ташучы, кошлар ташу өчен махсус машиналар, ташу һәм минераль ашламалар кертү, ветеринария ярдәме, техник хезмәт күрсәтү машиналары) салым салу объекты булып тормыйлар.
Шуңа күрә ярдәмче хуҗалык алып баручыларга әлеге салым ташламаларын тәкъдим итү өчен муниципаль берәмлек органнарыннан белешмә яисә чынлыкта да ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнүне раслаучы хуҗалык буенча китаптан өземтәне, җир кишәрлегенә хокукны күрсәтүче документны, җир кишәрлегенең кадастр паспортын күрсәтергә кирәк. Салымнан азат итү өчен әлеге белешмәләрне ел саен тәкъдим итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев