Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләрнең уяулыгы беренче урында булырга тиеш

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре быелның 23 мартыннан киеренке хезмәт төренә күчтеләр.

Бу Тәтеш районы территориясендә социаль яктан әһәмиятле объектларның, гражданнар күпләп җыела торган урыннарның террорга каршы сакланышын тәэмин итү, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмау максатында эшләнде.
Полиция хезмәткәрләре экстреместик яки террорлык эшчәнлегенә кагылышы булган гражданнарны ачыклауга юнәлтелгән комплекслы оператив-эзләү чаралары үткәрәләр, яшәешне тәэмин итүче объектларны, транспортларны, җәмәгать урыннарын, подвалларны һәм чардакларны тикшерәләр. Куркынычсызлык чараларын күрү, контроль-кертү һәм тикшерүләрне оештыру турында җаваплы затларның исләренә төшерәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге җитәкчелеге тәтешлеләргә уяулык күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Чит кешеләр онытып калдырган әйберләргә - сумкаларга, пакетларга, тартмаларга, кәрәзле телефоннарга, акча янчыкларына һәм башкаларга кагылмагыз. Таныш булмаган затлардан бернинди бүләкләр кабул итмәгез, чит кешеләрдән башка берәүгә тапшыруны сорап үтенгән әйберләрне ала күрмәгез. Урамда, торанспортта, учреждениеләрдә шикле затларны, иясез әйберләрне күргәндә кичекмәстән хокук тәртибе саклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез, 02 яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең ышаныч телефонына - 2-87-28 шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев