Тәтештә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды
Иген, терлек итләре, сөт продукцияләре, бал, яшелчәләр – Тәтештә яшәүчеләр узган атнада булган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә боларның барысын да сатып алдылар.
(Тәтеш, 8 сентябрь, Тәтеш таңнары). Тәтеш районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре үзләренең табигый чиста товарларын тәкъдим иттеләр.
Бик иртә булуга да карамастан, яңа җыеп алынган ашлыкны һәм яшелчәләрне сатып алырга теләүчеләр күп булды. Юл кырыйларында утын һәм төргәкле печән төягән транспорт тезелгән.
– Бәрәңге алып килгән идек, аны бик тиз арада алып та бетерделәр, – диделәр Монастырский авылы җирлеге вәкилләре. Әмма аптырарлык түгел, бераз читтәрәк кенә икенче икмәкне сату буенча кызу сәүдә бара.
Ит кисәкләре тезеп куелган киштәләр янында да халык күп җыелган иде. Һәм бу гаҗәп тә түгел, тәтешлеләрнең күпчелеге алдагы көннәрне кайгыртып, нәкъ тә терлек итләре алыр өчен иртәдән үк килгәннәр.
– Авыл хуҗалыгы ярминкәлә-ренә һәрчак йөрим. Яшелчәне үзебез үстерәбез, гадәттә ит, эремчек, сөт сатып алабыз. Һәм бүген, ниләр ниятләп куйган булсам, барысын да алдым. Базар бәяләре белән чагыштырып караганда, монда арзанрак. Мондый ярминкәләр үткәрүләре бик әйбәт, – дип уртаклашты шәһәрле Людмила Ярандаева.
Ашлык үтемле товарларның берсе булды, аны сатып алырга бары тик шәһәрлеләр генә түгел, шулай ук район авылларында яшәүчеләр дә килгәннәр.
– Арпа белән бодайга аеруча да сорау күп булды. Нәрсә алып килгән булсак, барысын да сатып бетердек, – диде “Колос” агрофирмасының баш агрономы Илнур Измайлов.
Сүз уңаеннан бәяләр хакында: бодайны – килосын 12 сумнан, арпаны – 10 сумнан, борчакны 13 сумнан сатып алып булды.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ярминкәдәге сәүдә рәтләрен карап йөрде һәм тәкъдим ителгән продукцияләрнең бәясе белән шәхсән үзе кызыксынды, кайбер товарларның сыйфатын бәяләде.
– Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү матур гадәткә кертеләчәк, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, авыл җирлекләре вәкилләренә ярминкәдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Район һәм авыллардагы мәдәният йортлары артистлары концерт номерлары белән тәтешлеләрнең күңелләрне күтәрделәр.
Сәүдә итү – ярминкәдә иң актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе I дәрәҗә дипломга, “Кильганов” КФХ – II дәрәҗә, Бессоново авылы җирлеге III дәрәҗә дипломга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев