Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә “Буран”да – яхшырак

Атнаның беренче эш көне кайбер шәһәрлеләргә кыенга туры килде.

Дүшәмбедә 7 сәгать 45 минутта без шәһәр буйлап рейдка чыккач, Төнь­як микрорайонда олы юлдан баручы авыл ху­җалыгы техникумы студентларын күрдек, чөнки уку йортына кадәр тротуар калын кар катламы белән капланган. Ә менә "Северный" кибете каршында бөтенләй башкача - ялт иткән.
"Күп катлы йортларда яшәүчеләргә рәхәт, - диде үз йорты белән торучы ханым, - аларның ишегалдын җыештыручы бар, ә бездә капканы ачып чыгуга тездән кар".
Аның каравы икенче бер тәтешленең исе китми: "Башта үземдә көрәдем, хәзер мондый авыр эшне башкара алмаучы күршемә ярдәмгә килдем".
Көньяк микрорайонда яшәүче ике пенсионер юлларны чистарту турында сөйләшәләр. "Техникалар сәгать 6да гына кузгалалар, ә эш көне башланганчы чистартып өлгерү өчен сәгать 3тә чыгарга кирәк, - ди берсе. - Өстәвенә, киңрәк алдырырга, чөнки машиналарга юл бирешергә кыен, тракторлар борылган урында калкулыклар калдырып китә".
"Юлларны да әйбәт дип булмый", - дигән бәя бирде икенчесе.
Әмма шулай да, мин алар белән сөйләшкән арада, трактор Свердловтан Мәктәп урамына кадәр ике тапкыр узды. Бу көнне шәһәрдә барлыгы җиде техника берәмлеге эшли иде.
Аналарга да нарасыйларын "Сабый" балалар бакчасына илтүе авыр булды. Тездән кар ерып, чана тартып тротуарлардан барырлык түгел, шуңа да, узып китүче машиналардан куркып, як-якларына каранып, олы юлдан атларга туры килде аларга.
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучылары да юл кырыеннан тәпиләделәр: чөнки тротуар чистартылмавы өстенә, узып киткәндә грейдер да аны яртылаш кар белән кап­лаган.
Уникеләргә хәл яхшырды.
"Төшкә өйгә кайтмыйм, ерак, кар сөреп йөрүе дә авыр", - диде эшләүче бер ханым.
Р.S.: тәтешлеләр әйткәнчә, сишәмбе көнне иртәдән үк юллар да, тротуарлар да рәхәтләнеп йөрерлек булды. "Әле сәгать өч тулмаган иде, урамда трактор тавышы ишетелде", - дип хәбәр итте К. Либкнехт урамында яшәүче ир-ат. "Җиденче яртыда чиркәүгә барырга дип чыксам, тротуарлар чип-чис­та, нинди рәхәт", - дип өстәде Көньяк микрорайонда яшәүче хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев