Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә Донор көне булып узды

Шәһәр үзәгендәге Дан Мемориалы янында Рес­публика кан алу үзәгенең мобиль комплексы эшләде.

(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Шәһәр үзәгендәге Дан Мемориалы янында Рес­публика кан алу үзәгенең мобиль комплексы эшләде.

– Кан тапшырыр алдыннан донорларны табиб тикшерде, гәүдә авырлыгы, буй озынлыгы, кан басымнары үлчәнде, мөмкин булган чирләре хакында мәгълүматлар җыелды. Мобиль лабораториядә  кандагы гемоглобин күләме, аның резусы һәм кан төркеме, кан аша күчә торган инфекцияле чирләре барлыгы (булмавы) билгеләнде. Барлык мәгълүматлар компьютер базасына кертелде. Аннары донорга баллы чәй эчерелде, бу кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә. Кан тапшыру яртылаш яткан хәлдә башкарыла. Барлык процедура якынча 10 минут вакытны ала һәм сәламәтлек өчен тулысынча куркынычсыз булып тора – бары тик бер тапкыр гына кулланыла торган материаллар файдаланыла, алар процедура тәмамлангачтын ук юкка чыгарыла, – диде Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-трансфузиологы Наталья Ляченкова.

Аның әйтүенчә, Донор көнендә 61 кеше катнашкан, 28,5 литр кан әзерләнгән. Гражданнарны яклау көллияте студентлары һәм үзәк район хастаханәсе коллективы аеруча да активлык күрсәткән.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев