Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә еланнар пәйда булды

Күптән түгел редакция бинасы янындагы Свердлов һәм Горький урамнары кисешкән урында яшь кенә ир-­егетнең кинәт кенә елан чаккандай сикереп куюына игътибар иттем. Дөрестән дә, аңа елан сикергән булып чыкты.

Ялтырап торган тиреле шуышучыны күреп, мине ниндидер курку хисе биләп алды. Нәрсә эшләргә соң? - дигән уй йөгерде баштан. Ә үзем бас­кан җиремнән атлап китә алмыйм.
Ир кеше югалып калмады: кулларын җәеп, үтеп йөрүчеләрне елан яткан урынга җибәрмәде. Ул танышын, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре йөрткән машинаны, туктатты һәм алар бергәләп куркыныч еланны юк иттеләр.
Елан күрсәң нишләргә кирәк, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Р.S.: Без, редакция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәллләр телефонын җыйдык һәм кизү торучы безгә, әгәр сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч янаса һәрвакыт ярдәмгә киләчәкбез дип җавап бирде һәм агулы еланнан агусызын аера белергә кирәклеген дә билгеләп үтте.
Ә медицина хезмәткәрләре елан чакканда мондый киңәшләр бирәләр. Агуны башта ярадан чиста кул белән кысып чыгарырга, аны суырырга кирәкми, медицина банкасы да куярга була. Тешләгән урынны җәрәхәтләрне йогышсызландыра торган дарулар белән эшкәртергә кирәк. Аннан соң антисептик бәйләвеч салырга, салкын әйбер куярга һәм кул-аякларны хәрәкәтләндермәскә. Зарарланган урынга жгут салмаска, ул ялкынсынуны кузгатыр­га һәм тукымаларны юкка чыгарырга мөмкин. Зыян күрүчене булдыра алган кадәр тиз арада медицина учреждениесенә илтү зарур, анда аңа антидот кадаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев