Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә фотоконкурс җиңүчесе билгеләнде

Яңа ел каникуллары вакытында район газетасы сайтына керүчеләр өчен конкурслар һәм сораштырулар оештырылды.

"Яңа елга мин әзерли торган ашамлык" конкурсында Светлана Камфарова (бердәнбер катнашучы), "Шешәдә кызартып пешерелгән тавык" рецептын һәм авыз суларын китерерлек рәсемен җибәреп, җиңүче булды. Конкурс хәйриячесе эшкуар "Л. Н. Ибраһимова"дан татлы приз алды.
Яңа ел чыршысын бизәү конкурсы да кызыклы узды. Анда шәһәрлеләр генә түгел, авылларда яшәүчеләр дә катнаштылар. Сайтта тавыш бирүнең беренче көннәрендә Канәрия Сабирова һәм Азалия белән Нәргизә Хәйруллиналар арасында приз өчен киеренке көрәш җәелде. Тавыш бирүчеләр саны буенча аларның я берсе, я икенчесе алга чыкты.
"Конкурста катнашырга кызым тәкъдим итте, мин аларга кунакка килгән идем. Конкурс өчен махсус фотога төшмәдем, шулай да рәсем бик уңышлы килеп чыккан. Минем өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә", - дип фикерләре белән уртак­лашты Канәрия Сабирова.
Әмма приз бәйгесенә Бакырчыдан Фәния һәм Илгиз Ваһаповлар кушылгач, хәл кискен үзгәрде һәм алар җиңүче булдылар.
"Җиңүебезгә сөендем. Ел саен кышкы каникулларга Казаннан онык­ларыбыз Кәрим белән Салават кайта. Менә аларга дип ирем Илгиз өебез каршына Кыш бабай һәм Кар кызы сыны ясап куйды. Әле кардан йорт та эшләде, кичләрен аның тәрәзәсеннән янып торган фонарь күренә. Каршыбыздагы чыр­шыны да гирляндалар белән бизи. Шушы матурлыкны карарга яшьләр дә, олылар да киләләр", - ди Фәния ханым. Тавыш бирү йомгаклары буенча Ваһаповлар фоторәсеме 415 тавыш җыйды. Аларга приз итеп "Яңа ел панносы" һәм редакция коллективыннан бер тартма конфет тапшырылды.
Әлеге конкурста шулай ук Софья Феклистова, Светлана Камфарова, Бакырчыдан Әлфия Салихова, Ләйсән Хәйруллиналар катнаштылар.
Алда, кадерле укучылар, сезне яңа конкурслар көтә. Катнашыгыз һәм җиңегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев