Реклама
Җәмгыять
Тәтештә конкурска йомгак ясадылар
"Көньяк" ТИҮдә бәйгегә йомгак ясадылар.
ТИҮ рәисе Владимир Бичуков башлап йөрүендә, шәһәр һәм район җитәкчелеге ярдәмендә оештырылган әлеге искиткеч "Иң яхшы ишегалды, үрнәк йорт һәм йорт яны территориясе" бәйгесендә катнашучыларны үз шәһәренең, урамының, йортының чын хуҗалары дип атарга мөмкин. Беренче урын Көньяк урамының 11нче йортына бирелде, йорт буенча өлкән Илсөяр Семенычева. Икенче - Көньяктагы 6нчы йортка (Наталья Шарипова). Өченчелекне Мәктәп урамындагы 11нче йорт алды (Татьяна Торгашова). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов аларга Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук активлар һәм туган шәһәренең тормышына битараф булмаганнар, мәйданчык, подъезд, йорттан башлаган тәтешлеләр: Галина Абрамова, Татьяна Баскакова, Марина Ганиева, Светлана Камфарова, Надежда Карунина, Валентина Копушева, Татьяна Малкина, Любовь Моисеева, Наталья Потапова, Люция Хөснетдиновалар Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтелделәр. Көчле затларның исемнәрен ишетү дә күңелле булды: Геннадий Половинкин, Виталий Селюков.
"Сүз дә юк, бу җиңү - йортларыбызда яшәүче һәркемнең хезмәте, - диде Илсөяр Семенычева. - Атна буе бердәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә газоннардагы чәчәкләр күзне иркәлиләр, мәйданчыкларда тәртип, йорттагы подъездларда пөхтәлек хөкем сөрә. Чистарталар, агарталар, ремонтлыйлар, төзиләр. Үзебезгә дә, тирә-яктагыларга да күңелле!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев