Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә - Призывниклар көне

Тәтеш районыннан язгы чакырылышта Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә утыздан артык егет китәчәк.

Һәрбер ана, шулай ук малайлар үзләре дә, киләчәктә армия хезмәте көткәнен кече яшьтән үк беләләр. Кайберәүләр бу вакыйга җитүен түземсезләнеп көтәләр, кемнәрдер бу бурычны үтәүдән читләшергә тырышалар. "Бурыч" сүзенә җаваплы караучыларга багышлап район мәдәният йортында "Син - Ватанның данлы яклаучысы" дигән бәйрәм чарасы булып үтте.
Шәһәр учреждениеләре бу көнне хәрби-патриотик тематикада күргәзмә әзерләгәннәр, анда тәкъдим ителгән экспонатлар төрлелеге белән сокландырды.
Тантаналы өлеш Тәтеш кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр башкаруындагы Россия Федерациясе гимны белән ачылды. Чарага җыелучыларны, билгеле инде егетләрне дә, җирле артистлар үзләренең иҗатлары белән сөендерделәр. Рус, татар, чуаш, мордва телләрендә җырлар яңгырады. Музыкаль номерларның күп өлешендә Ватанга мәхәббәт чагылдырылды. Егетләрне Призывниклар көне белән котларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның Тәтеш районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин, район уку йортлары, ведомстволар һәм дин әһелләре дә килгәннәр иде.
Рәмис Хатыйп улы булачак солдатларга хәрби хезмәтне туган якларының данын еракларга таратырлык, якташлары алар белән горурланыр­лык итеп, намус һәм лаеклы үтәп кайтуларын теләде.
Чакырылучылар арасында тыл эшчәне, хезмәт ветераны Наталья Башина да бар иде, ул үзенең җылы эчтәлекле сүзендә авыр сугыш елларына туры килгән балачагын искә төшерде. "Кыен вакытлар булса, "Шәһәр урамыннан солдат килә" дигән танылган җырның сүзләрен кабатлагыз һәм шунда ук җиңел булып китәр", - дигән киңәшен бирде ул.
Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сергей Борисов уңышлы хезмәт итәр өчен башта яхшы командирга эләгергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева әти-­әниләр исеменнән чыгыш ясады. Ватан сакчылары арасында аның улы Никита да бар. "Илгә хезмәт итү - ир-­егетләрнең бурычы, ул тормыш мәктәбе. Һәрбер ана баласының яхшы кеше булуы турында хыяллана. Билгеле инде, борчылабыз, дулкынланабыз. Өч туганым да армиядә хезмәт итеп кайттылар, шуңа да мин, туып-үскән йорттан чыгып киткәч, туганнарның һәм якыннарның бик тә кадерле булуларын беләм. Бүген сезнең арада безнең унбиш студентыбыз да бар. Һәркемнең исән-имин әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез", - диде ул.
Бәйрәм программасы ахырында призывниклар бердәм сафка тезелеп Дан Монументы янына юнәлделәр. Биредә алар безнең тыныч күгебез хакына 1941-1945 елларда Ватан өчен сугышларда башларын салган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка гирлянда салдылар.
Тиздән әлеге егетләр Россиянең иксез-чиксез төрле почмакларына юл тотачаклар, кулларына корал алып безнең иминлегебезне саклаячак­лар. Бер ел сизелми үтәр, һәм, кем белә, бәлки араларында кайберләре сүз яки эш белән үзләрен күрсәтерләр, безнең хәзерге катлаулы заманда батыр булыр өчен җирлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X