Реклама
Җәмгыять
Тәтештә район фермерлары конференциясе булып узды
Район фермерлык хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Николай Зотов 2015 елга йомгак ясады.
"2007 елда районда 19 крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшләде, ә былтыр - 29", - дип билгеләп үтте ул.
Алар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - үсемлекчелек. КФХлар файдалануында 18 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән 17109 гектар сөрү җирләре. Нигездә көзге һәм сабан бодае, арпа игелә.
2015 елда фермерлар 23 мең тонна бөртек җитештергәннәр, бу район хуҗалыклары тулай җыемының 22 процентын тәшкил итә. "Р. Г. Сафиуллова" (тулай җыем 3965 тонна, уңыш гектардан 26,4 центнер), "С. М. Казаков" (5195 һәм 26), "Р. М. Заһидуллин" (1300 һәм 21,6) хуҗалыкларында уңыш югары булды. Соңгы елларда районда көндәшлеккә сәләтле һәм ихтыяҗ зур булуы белән хәзерге заман базар таләпләренә җавап бирерлек нәтиҗәле авыл хуҗалыгы культуралары эзләү дәвам итә. Бүгенге көндә болар шикәр чөгендере, көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз. Татлы тамырлар җитештерү белән ике хуҗалык - "Р. Г. Сафиуллова" һәм "Р. М. Заһидуллин" шөгыльләнә. Аларның нәтиҗәләре сөендерә: беренчесендә 500 гектарда 20122 тонна чөгендер үстерелде, уртача уңыш 402шәр центнер тәшкил итте, икенчесендә 200 гектардан 7911 тонна җыелды, уңыш - 395әр центнер.
Быел Сергей Казаков һәм Шәүкәт Хөсәенов шикәр чөгендере игәргә планлаштыралар.
Отчет чорында район фермерлары ике мең тоннага якын сөт җитештерделәр, бу тулаем район җыемының 13 процентын тәшкил итә. Терлекчелек белән ун фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә.
Узган ел фермерлар 250 миллион сумлык үсемлекчелек продукцияләре саттылар, бу районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатудан кергән акча табышының 20 процентын тәшкил итә.
Барлыгы 1097 баш терлек исәпләнә, шул исәптән 353 савым сыер. Иң яхшы нәтиҗә "Р. Г. Сафиуллова" КФХда, анда ел дәвамында һәр сыердан 6937 килограмм уртача савым белән 1030,7 тонна сөт җитештерелгән.
Якын елларда фермерлар хезмәтенең нәтиҗәлелеген ике тапкыр арттырырга кирәк - республикабыз Президенты шундый бурыч куя.
"Татарстанда узган елдан бирле нәтиҗәле үсемлекчелек гамәлдә, анда һәр район белгечләр тарафыннан 6 күрсәткеч буенча бәяләнә һәм йомгаклау билгесе ала, дәүләт ярдәме күләме шуңа бәйле булачак, - диде район фермерлар ассоциациясе рәисе. - Сезнең белән безгә дә җитди уйларга вакыт, тиешле икътисади нәтиҗәлелеккә ирешмәгәндә, җирне җәфаларга кирәк микән?"
Максатчан программаларны тормышка ашыра башлаганнан бирле районның 21 фермерлык хуҗалыгы эшен җәелдерү өчен 50 миллион сумнан күбрәк, ә субсидияләр белән 100 миллион сумнан артык алган.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов фермерларга КФХлар оештыру өчен халыкны активрак тартырга тәкъдим итте, тик менә сыйфатлы кыр һәм ферма продукцияләре алу белән чын-чынлап кызыксынучыларны һәм эшләргә теләүчеләрне генә. Ныклы хуҗада эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы алалар, район бюджетына салымнарны да вакытында һәм тулысынча түлиләр, бу бик тә мөһим.
"Әгәр проблемалар килеп чыга икән, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, дәүләт техник күзәтчелеге, орлыкчылык инспекциясе белгечләренә мөрәҗәгать итегез. Сезгә һәртөрле ярдәм һәм булышлык күрсәтәчәкләр", - диде Рәмис Хатыйп улы.
Конференциядә эштә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән фермерлар билгеләп үтелде. Михаил Чербаев, Дамир Шәйдуллов, Сергей Казаков, Әхмәт Хөсниев, Алсу Шәрәфетдинова, Таһир Абдуллин, Фирдүс Җәләлиевлар район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев