Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә Сабантуй-2016 батыры лаеклы бүләкләр алды

Татар-башкорт милли спорт көрәшендә халык күп иде. Көрәш келәмендә 50дән күбрәк кеше көчләрен һәм җитезлекләрен сыный алды: бик яшь һәм тәҗрибәле көрәшчеләр, ветераннар һәм бәйрәм кунаклары.

Спортчыларның җанатарлары үз хисләрен тыеп тора алмадылар. "Әйдә, әйдә!" - дигән тавышлар ишетелде трибунадан.
Ярыш барышында көрәшнең төп хөкемдары Радик Йосыпов спортчыларның уен хәрәкәтенә катгый бәя һәм тиешле аңлатма биреп торды.
Финалга җиткәч, үлчәү авырлык­ларының барсында да көрәш кызганнан-кыза барды һәм иң югары дәрәҗәсенә җитте. Әмма Радик Мохтаров һәм спорт ветераны Ра­вил Гыйматдиновның Сабан ­туе-2016ның абсолют батыры исеменә көрәшүләре иң мавыктыргычлысы булды. Көчле ыргылышта тәҗ­рибәне яшьлек җиңде.
Үтәмештә яшәүче Радик Мохтаров абсолют батыр дип танылды, батыр асты - Равил Гыйматдинов.
Яшь батыр Илшат Сәйпиев киләчәктә абсолют батыр булырга вәгъдә итте, ә батыр асты калган Илнар Бикмуллин - ныклап шөгыльләнергә һәм мактаулы беренче урынны алырга.
Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләрнең барсы да район башлыгы Рәмис Сафиуллов кулыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар, ә Радик Мохтаровның иңбашына матур гадәт буенча тәкә салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев