Реклама
Җәмгыять
Тәтештә үсмерләрне машина бәрдерде
Балаларның юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүләре кискен булып кала бирә.
Дүшәмбе көнне, Тәтешнең Ленин урамында, 15 сәгать 20 минутлар тирәсендә 12 яшьлек ике кыз парк капкасыннан китапханәгә таба юл аша чыгарга баралар. Әйтергә кирәк, ел әйләнәсе әлеге урамның ике ягы буйлап машиналар тезелеп киткән була. Карл Либкнехт һәм Ленин урамнары чатына таба баручы машина шоферы тормозга басарга да өлгерми, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Артур Алеев аңлатканча, балаларны бәрдерә. Кызларны үзәк район хастаханәсенә китерәләр, берсенең терсәк сөяге, икенчесенең бил сөяге бәрелүе ачыклана һәм аларны өйләренә җибәргәннәр. Үзәктә дә, мәктәп янындагы тыкрыкта да куелган светофорларга карап урамны имин чыгу өчен, балаларга бары тик берничә метр ара узарга кирәк иде.
Хөрмәтле ата-аналар! Фаҗигаләрне булдырмау өчен, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтегез. Светофорда яшел ут янганда гына юл аша чыгарга кирәк.
Менә бер күренеш:
Кичә көн уртасында, шәһәр үзәгендә, хәрәкәт аеруча да зур булган вакытта, бала җитәкләгән ана тиешсез урыннан, "кызыл" утка юл аша чыгып баралар иде (рәсем машина тәрәзәсеннән төшерелде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев