Реклама
Җәмгыять
Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасында җылы булачак
Мәктәпкәчә учреждение бинасын капиталь ремонтлауны подрядчы "Стройград +" ҖЧҖ башкара.
Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә: биредә җиде бригада хезмәт куя һәм җитәкчеләре белән берлектә бакча коллективы да эшчеләр белән бер сафта.
Балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасына очраклы гына кертелмәде - ул шәһәрдәге иске биналарның берсе санала. Бу максатларга 16 миллион сумнан артык бүлеп бирелде", - дип хәбәр итте райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов.
Мөдир Татьяна Лубганс сүзләренчә, бинага күптән ремонт таләп ителгән. Ике ел элек пластик тәрәзәләр, тышкы ишекләр куелган булган, әмма проблемалар кала биргән. "Гыйнварда безнең балалар бакчасына 35 ел тула. Аны капиталь ремонтлау турындагы карар - юбилеебызга иң яхшы бүләк. Республика һәм район хакимиятенең беренчеләрдән булып безнең шартларны яхшырту мөмкинлеген бирүләре сөенечле", - дип сөйләде Татьяна Николаевна.
Әлбәттә, биредә тәрбияләнүче 134 сабыйны ремонт вакытында кая да булса урнаштыру мәсьәләсе дә килеп туа. Шәһәрнең һәм район авылларының башка мәктәпкәчә учреждениеләре ярдәмгә килеп, 65 баланы үзләренә кабул итәләр. Ата-аналар да, бәхеткә каршы, вакытлыча уңайсызлыкларны аңлаганнар. "Миләшкәй"не яратабыз, кызыбыз бакчага теләп йөри. Ремонт вакытында аны "Әкият"кә күчерергә туры килде. Бина яңа диярлек булачак, шуңа да мондый чараларга карашым уңай", - дип фикерләре белән уртаклашты Елена Бердникова.
"Ремонт эшләре белән 48 кеше шөгыльләнә. Түбә яңартыла, бина фасады ныгытыла һәм тышлана, җылыту, су үткәрү, канализация системалары тулысынча алыштырылачак. Бинаның эчен баштанаяк бизәү, янгын сигнализацияләрен алыштыруга кадәр, планлаштырылган. Эшләрнең кайчан тәмамланачагы хакында кистереп әйтергә әле иртәрәк", - диде төзелеш эшләре мастеры Эдуард Харьков.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, быел "Әкият" балалар бакчасына пластик тәрәзәләр кую планлаштырылган. Бу эш белән "Энергия-БУА" ҖЧҖ шөгыльләнәчәк.
"Бар яхшыны - балаларга". Совет заманындагы шигарь бүген дә көнүзәк. Башкарасы эшләр бик күп, әмма нинди бүләк көтәчәге билгеле булганда, бернинди авырлыклар да куркытмый. Ә бүләк - сабыйларның бәхетле елмаюы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев